Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач яшьләре форумга җыелды (+ фото)

Балтач районы яшьләре ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы вәкилләре белән очрашты.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасының Балтач муниципаль районы буенча 4 нче утырышы үтте.
Чарада Казан кунаклары - Яшьләр иҗтимагый палатасының председателе Илдар Суфияров һәм аның урынбасары Альберт Карпов та бар иде. Алар һәр авыл җирлегеннән җыелган авыл яшьләрен социаль проектлар, аларны ничек әзерләү, нинди грантлар отарга мөмкин булу белән, Яшьләр иҗтимагый палатасының эшчәнлеге белән таныштырды.
Шул ук вакытта Яшьләр иҗтимагый палатасының Балтачтагы бүлеге председателе Раил Садыйков, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Гайнетдинов та Балтачта яшьләр белән нинди эшләр башкарылу турында исәп тотты, агымдагы елга эш программасын тәкъдим итте. Норма авылының «Яшьләр-ONLINE» төркеме вәкиле Салават Мөхәммәтшин да үзләренең икееллык эшчәнлекләре белән таныштырды һәм яшьләрне район табигатенә, тирә-якка игътибарлырак булырга чакырды.
Утырыштагылар бертавыштан районның агымдагы елга эш программасын кабул итте. Күпләр бу очрашудан үзләре өчен файдалы мәгълүмат алды. Киләчәктә социаль проектлар тәкъдим итүче инициатив егет-кызларыбыз да булыр дип ышанып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250