Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач яшьләре нигә куана? (+фото)

Балтач районы ЗАГС бүлеге бинасында14 яше тулган балтачлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традициясе дәвам итә.

Шушы көннәрдә 15 егет һәм кыз паспорт алдылар. Бу көнгә кадәр кулында беренче документ- туу турында таныклык гына булган яшьләребез өчен төп документ- паспорт алу зур вакыйга.

Олы, мөстәкыйль тормыш юлына беренче адымнарын ясаучы укучыларыбызга чакырылган кунаклар - район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, күпфункцияле үзәкнең әйдәп баручы хезмәткәре Алсу Садыйкова, “Яшь гвардия” оешмасы җитәкчесе Зилия Мортазина, шулай ук ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, балаларының шатлыкларын уртаклашырга дип килгән әти- әниләр тарафыннан бик күп җылы теләкләр әйтелде. Рәсәй Гимны яңгырагач, күмәк фотолар ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру