Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач яшьләре проблемалары белән уртаклашты (+фоторепортаж)

7 нче июль көнне "Сабантуй" ял паркында яшьләр форумы узды. Әлеге форумны уздыру матур традициягә әйләнеп бара. "Хыял" яшьләр үзәге биргән башлангычның менә шулай дәвамлыга әйләнүе сөендерә.

Форумга еш йөрүче кеше буларак, шунысы иң беренче күзгә ташланды: даими йөрүчеләр белән бергә яңа кешеләр дә арткан. Димәк, яшьләр үзләрен борчыган проблемалар белән уртаклашырга әзер. Җитәкчеләрнең дә үз инициативалары белән килүе мактауга лаек.

Форум "галстуксыз очрашу" форматында барды, ягъни ике як та үзара бернинди каршылыкларсыз аралашты. Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин кышкы очрашуда әйтелгән, искә алынган проблемаларны атап, очрашуга юнәлеш биреп барды. Яшьләрне борчыган проблемалар, чыннан да, җитди: авылдагы ташландык йортлар саны арту, багана утларының янмавы, пожар гидрантлары булдыру, юлларны яхшырту, эш урыннары кытлыгы һ.б.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров сүзләренчә, барлык сорауларга да җавап, барлык катлаулы мәсьәләләргә дә чишелеш табып була, бар да үзебездән тора:
- Әгәр дә безнең Балтачыбызны иң матурлардан итеп күрәсебез килә икән, һәрберебезнең тырышлыгы керергә тиеш дип саныйм мин. Кемдер бу эшкә үзенең физик көчен кертергә мөмкин, кемнеңдер бәлки кызыклы идея-тәкъдимнәре булыр, берәүләр үзенең белеме белән ярдәм итә ала. Мин ышанам, яшь буын ул белемле, заманча фикерле. Үземнең хезмәт биографиям да күбрәк яшьләр белән хезмәттәшлеккә бәйле. Без район халкы өчен уңайлыклар тудырабыз. Мисал өчен, "Сабантуй" ял паркы шундый башлангычларыбызның берсе. Биредә ремонтның икенче этабы бара. План буенча, парк янындагы Шушма ярында тагын бер мини-парк төзү, аңа илтә торган җәяүле юллары булдыру максаты бар. Шулай ук парковкада зур экранда фильмнар карау урыны да ясалачак. Анда машинадан гына карау мөмкинлеге булачак. Бу эш август айларында чынга ашар дип өметләнәбез.

Яшьләрне борчыган тагын бер мәсьәлә - дискотека вакытын озайту. Тик закон нигезендә, җәйге вакытта кичке 11дән соң тавыш чыгару тыела, аның өчен штрафлар каралган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов болай диде:
- Без дискотека вакытын озынайтырга каршы түгел. Әмма яшьләр, әз генә ирек бирсәң, тәртип бозуга баралар. Дискотекалардан соң җыелып сугышу эшме инде? Нәтиҗәдә, әлеге чараны оештырган кешегә 40 мең штраф салырга тиешбез. Кем мондый җаваплылыкка әзер, кем тәртип бозулар булмас дип ышандыра, рөхсәт бирәбез.

Борнак авылы яшьләре авылларында спорт мәйданчыгы булдыру хакында сораса, Балтач кызы универмагның ял көнне эшләмәве дә кайвакыт авыр хәлгә куя дип белдерде. Җитәкчеләр әлеге сорауларга да бик теләп җавап бирде, барысын тәфсилләп аңлатты.

Форумнан соң форумга килгән һәр кем җылы коймак һәм кайнар чәйдән авыз итә алды.

Ландыш Гарифуллина,
КФУ студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250