Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач яшьләренә ни җитми? (фото)

Барлык кеше рәхәтләнеп ял иткән көннәрдә районыбызныӊ яшь лидерлары бистәнеӊ мәдәният үзәгендә үзләренеӊ форумнарын үткәрделәр.

Яшьләрне без, «Сез безнеӊ киләчәгебез!», дип зурласак та, актив тормыш позициясендә торучы яшь лидерларны күбрәк бүгенге халәтебез борчый икән.
Алар аерым төркемнәргә бүленеп, нинди мәсьәләне районда беренчел хәл итәргә кирәк, шулар турында ачыктан-ачык фикерләштеләр. Соӊыннан, күтәрелгән сорауларны берләштереп, аларны юнәлешләп тәгаенләделәр. Дөрестән дә, яшьләрнеӊ һәр вакыйгага, булган үзгәрешләргә үз карашлары бар. Район халкын борчыган кебек үк аларны да юлларныӊ торышы, эчә торган суларыбызныӊ сыйфаты түбән булуы, мәдәният учакларыныӊ хезмәткәрләренеӊ битарафлыгы аркасында күп урыннарда «сүнә» барулары, мәгарифтәге кыскартулар, хастаханәдәге чират, янгын куркынычсызлыгы, торак мәсьәләләре, төрле социаль программаларныӊ эшләве, маршрут автобуслары, эшсезлек (бигрәк тә яшьләр арасында), табигатьне саклау кебек саллы мәсьәләләр борчый икән бит.
Күп юнәлешләр буенча үзләренеӊ фикерләрен җитәкчелеккә юлладылар. Җитәкчелек дигәннән, алар белән әлеге очрашуда әле үзе дә яшьләр өммәтеннән йөрүче, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов катнашты. Киләсе форумнарда, яшьләр белән сөйләшергә, аларныӊ фикерләрен тыӊларга һәр тармак җитәкчесенеӊ килү зарурлыгы турында әйтелде. Август аенда шушындый очрашуда әйтелгән байтак сорауларныӊ уӊай хәл ителүе турында җиткерелсә дә, бу юнәлештә яшьләрнеӊ хакимият белән киләчәктә кулга-кул тотынып эшләүләре бик кирәк. Яшь лидерларныӊ күбрәк «астан» булган инициативаларын тормышка ашыру, аларныӊ формаль булмаган лидерларын үстерү зарури. Районда яшьләр эше сәясәтен алып бара торган җитәкчеләргә моныӊ өстәмә ярдәм һәм иӊ әһәмиятле өлкә булуын онытмыйча конкурентлыктан курыкмаска кирәктер.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250