Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач ЗАГС бүлегендә бала тууын рәсмиләштерү тантанасы булып узды

Гаиләдә бала тууын шатланып, сөенеп каршы алабыз. Барлык назны, йөрәк җылыбызны, гомеребезне балаларга багышлыйбыз.

Гыйбадуллин Фәнис белән Гөлиянең, Хәеров Альфред белән Мәдинәнең дә бик куанычлы көннәре. Тормышларын түгәрәкләндереп, 4 май көнне Гыйбадуллинар гаиләсендә икенче балалары - кызлары Зәмирә туды, ә Хәеровлар гаиләсендә 12 май көнне алтынчы балалары - кызлары Хәдичә якты дөньяга аваз салды. Халыкара гаилә көне уңаеннан, Балтач районы ГХАТ (ЗАГС) бүлгендә бу гаиләләрнең кызлары тууын рәсмиләштерү тантанасы башкарылды. Туган илебезгә ике кыз бала бүләк иткән ата-аналарга хөрмәт йөзеннән бүлек хезмәткәрләре тарафыннан матур теләкләр, рәхмәт сүзләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итә Зөһрә Әхмәтханова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250