Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач зиратында җирләнгән комиссар каберлегенә мемориаль такта куелды (фото)

Элеккеге волость башкарма комитеты председателе Закир ага Хәертдиновның укучылар белән булган әңгәмәсендә түбәндәгеләр сөйләнә: "Балтач авылында 1918 елгы "Сәнәк сугышы" вакыйгалары турында истәлекләр саклана.

Анда Кече Лызи авылы урамыннан иярле атка атланган, аркасына котомка аскан бер кеше, моның белән сыңар ат җитәкләп, тарантаска утырган яшь бала белән бер хатын, бер карт, әйберләр төялгән арбага җигелгән бер атны тотып баручы яшүсмер егет Карадуганга таба узып китәләр. Узучыларны урамдагы кешеләр, шул исәптән, Мортаза да (Мортаза бай) күреп кала. Озак вакыт үтми, урамны узган атлы кешеләр, Карадуган ягыннан кире борылып, Лызи урамыннан узган вакытта Мортаза күреп ала да, урамга чыгып, "Әнә, коммунистлар качалар, тотыгыз!"дип кычкыра.
Аларны тотып җәзалыйлар. Хатыны белән баласын җәзалап үтерәләр. Яшүсмер егет халык арасына кереп кача. Бу сәнәкчеләр отряды тарафыннан үтерелгән кешеләрнең гәүдәләре культура йорты каршындагы бакчага күмелә. Гаилә башлыгы Павлов Киров губернасының бер волостенда комиссарлык хезмәтен үтәүче кеше. Хатын-кыз - аның хатыны, бала - аларның баласы, карт - хатынның әтисе була, качкан яшүсмер егет - хатынының энесе булырга тиеш.

1968 елны комиссар кабере Балтач зиратына күчерелә. Комиссарны бөдрә чәчле, чибәр кеше булган, диделәр.

Балтач халкының пионер, комсомолга кабул итү кебек тантаналы җыелышлары шушы каберлек янында үтә. Халык тарафыннан хөрмәт белән искә алына".

28 июнь көнне Балтач бистәсе зиратында күмелгән бу комиссарга хөрмәт йөзеннән, аның чардуганы буялып, мемориаль такта куелды. Бу турыда тулырак мәгълүматны Ленура Сафинаның "Югалган эзләр буйлап" китабыннан (35-37 битләр) укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250