Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач зиратында өмә узды (+фото)

Алдан әйтелгәнчә, бүген, якшәмбе көнендә Балтач зиратында өмә булып узды.

Егылган агачларны кисү, җыештыру, үскән кычыткан-кураларны чабып яндыру – бу эшләр өстән кар явып торуына карамастан тукталып тормады, һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Нәтиҗәсе дә куанычлы булды, күпме җир агачлардан, чүп-чардан чистартылды. Кызганыч, 7 меңгә якын кешесе булган бистәдә зиратка җыештырырга килүчеләрнең 30 кешедән артмавы гына күңелдә авыр тойгы калдырды. Аларның да 90 проценты мәчетләргә даими йөрүчеләр, имамнар. Алда оештырылган өмәләрдә катнашучларның саны артыр, дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: зират