Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Балтачагрохимсервис" юлчылары- араларны якынайтучылар (+фото)

Районыбыз юлчыларының кайсын гына алып карасаң да, барысы да тырыш, эшчән, максатчан, һәммәсе дә мактауга лаек.

Хәер, башкача була да алмый торгандыр ул. Юл хезмәте бик күп көч, сабырлык, түземлек сорый торган хезмәт. "Балтачагрохимсервис" оешмасында да нәкъ менә шундый егетләр эшли.

Төп хезмәтләре юлларны төзекләндерү булмаса да, оешманың әлеге юнәлештә дә тәҗрибәләре бар. Ике еллап элек алар Кукмара, Биектау районнарында юлларны төзекләндерү буенча күләмле эшләр башкарсалар, хәзерге вакытта үзара салым акчасына Балтач һәм Арча районнарында юллар төзекләндерәләр. Үзләрендә булган каток һәм грейдердан тыш, тагын берәр техниканы арендага алып, ике бригадта эш оештырганнар.

Бушрак вакытларында авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә ферма территорияләренә дә таш түшиләр.

Бәйрәм алды көннәрендә "Балтачагрохимсервис"ның алдынгы механизаторлары белән танышырга баргач, җитәкчелек иң беренче Габделхәй Газизов (рәсемдә уңда) белән Ильяс Шәфигуллин исемен атады.

- Бик тырыш инде алар, үз эшләренең чын осталары, коллективның тоткалары, - дип сүз башлады җитәкче урынбасары Илшат Хөсәенов.

Бу исә механизаторлар хезмәтенә иң олы бәя. Икесенең дә тырыш хезмәтләре хезмәттәшләре күз алдында. Үзләре әйткәнчә, икесе дә теш чыкканнан техникада.

Габделхәй Газизов "Юлчы" җәмгыятендә эшләгән механизатор, 2016 елдан "Балтачагрохимсервис" оешмасына күчкән.

- 30 елдан артык грейдерда эшлим. Иртәнге 7дә башланган эш көне кичен сәгать 6 тулып киткәч кенә тәмамлана, җәйге чорда соңракка да калына. Юл хезмәте җиңелләрдән түгел инде ул. Шуңа да яшьләр бирегә килергә бик ашкынып тормый, - ди тиздән 70 яшен тутыручы Габделхәй абый.

- Эшегезне шуның кадәр яратасызмы, әллә инде сезне алыштырыр кадрлар юкмы? - дип кызыксынам.

- Җитәкчелек сорагач, әле эшлим, - диде Габделхәй абый кыска гына.

Коллективның алтын тоткасы, тормыш иптәше Фатыйма, балалары, оныклары өчен һәрчак олы терәк булган Габделхәй абыйга күзләр генә тимәсен.

Ильяс Шәфигуллин да хезмәттәше кебек үк үз эшен җиренә җиткереп башкаручы хезмәткәр.

- Егетләрнең күмәк эше тулы бер системаны тәшкил итә, чөнки вак ташны грейдер тигезләп киткәч, каток белән таптамыйча юлларга кереп булмый, - дип сүзгә кушылды әлеге бригада мастеры Марат Дәминов.

Ильяс абый 1975 елдан бирле шушы тармакта. Тормыш иптәше Альфира белән бер ул, бер кыз үстереп, бүген аларның игелеген күреп, парлы һәм мул тормышта гомер итәләр.

- Эшләгән кешегә вакытында хезмәт хакы түләнә, ял йортларына юлламалар бирелә, канәгать булып эшлә генә, - ди Ильяс абый.

Бригадта барлыгы 8 кеше. Егетләр үзара килешеп, киңәшләшеп эшлиләр. Шуңа да башкарган эшләренең сыйфатына тел-теш тидерерлек түгел.
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250