Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачка “Форпост” җитәкчесе Андрей Рыков килде

Бүген Балтач урта мәктәбендә "Форпост" командирлары һәм кураторларының семинары үтте.

Семинарны укучылар башкаруындагы патриотик рухтагы җыр һәм "Катюша" биюе белән башланып китте. Күтәренке рухта башланган чара кунаклар чыгышы белән дәвам итте. Семинарда Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры урынбасары киңәшчесе, республика "Форпост"җитәкчесе Андрей Рыков катнашуы семинарның дәрәҗәсен тагын да арттырды.

Әлеге чараның Балтач мәктәбе базасында үтүе юкка түгел. Биредә җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә дә, профилактика буенча да күләмле эшләр башкарыла. Әле алай гына да түгел, алар үз эшләрен район, республика дәрәҗәсендә дә күрсәтә белә. Ярышларда, бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булулары моңа дәлил.

Район мәктәпләренең барысында да "Форпост" оешмалары яхшы эшли. Моның шулай икәнен Андрей Рыков да әйтеп узды.

- "Форпост" оешмалары һәр районда, һәр мәктәптә эшләп килә. Без студентлар, мәктәп укучылары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Чаралар вакытында җәмәгать тәртибен сакларга ярдәм итәбез. Авыл районнары арасында Балтачлылар иң яхшылар рәтендә. Сезнең район "Форпост"чылары ярышларда, бәйгеләрдә даими катнашып, призлы урыннар алып киләләр, - диде.

Шулай ук район "Форпост" оешмасының хәзерге җитәкчесе Фирдинат Гыйлемҗанов чыгышы тыңланды. Ул үзе белән якыннанрак таныштырып, киләчәккә булган планнар хакында сөйләде. Семинарда катнашучылар райондагы җәмәгать тәртибенең торышы, балалар катнашында кылынган җинаятьләр хакында да чыгышлар тыңладылар. Балтач мәктәбе укучылары мисалында киләчәктә ниндирәк юнәлештә эш алып барырга кирәклеге турында да бай мәгълүмат тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250