Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачка Татарстан Республике эчке эшләр Министры Артем Хохорин килде

Балтачка Татарстан Республике эчке эшләр Министры Артем Хохорин килде.

Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә Балтачка Татарстан Республике эчке эшләр Министры полиция генерал-майоры Артем Хохорин килде. Аныӊ белән бергә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская районда булды. Рәсми эш сәяхәте барышында кунаклар Балтач эчке эшләр бүлеге территориясендә төзелгән вакытлыча тоткарлау өчен салынган, 2 этажлы махсус бинаны ачу тантанасында катнаштылар.

Министр Россия Федерациясенеӊ Балтач районы буенча эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усмановка бүләк итеп бирелгән өр-яӊа «УАЗ» микроавтобусы ачкычын тапшырды, бер-ничә кешегә Мактау таныклыклары тапшырды. Министр эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, эшләрендә уӊышлар теләде.

Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская үзенеӊ чыгышында мондый бинаныӊ Республика Конституциясе көнендә ачылуы аерым истәлекле, чөнки кешенеӊ тормышын, аныӊ хокукларын саклау, яклау дәүләтнеӊ иӊ беренчел бурычлары буларак нәкъ безнеӊ төп Кануныбызда билгеләнгән, дип билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров үзенеӊ чыгышында мөһим объектны төзү өчен мөмкинлек тудырган Республика җитәкчелегенә һәм Эчке эшләр Министрына рәхмэтен җиткерде. Яӊа бинаны файдалануга тапшыру уӊаеннан Балтач районы Советы исеменнән акчалата сертификат тапшырылды.

Соӊыннан кунаклар бинаныӊ, шулай ук район эчке эшләре бүлмәләрен җентекләп карадылар, яӊа булдырылган полиция мүзеенда куелган әсбапләр белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев