Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар лаеклы кандидатка тавыш бирә (фото)

Балтач бистәсенең "Факел" яшүсмерләр клубында урнашкан 1092нче сайлау участогы да үз эшен иртәнге сәгать җидедә башлап җибәрде.

Киләчәкләренең мул, бәрәкәтле булуына зур ышаныч белән Төзүчеләр микрорайоны халкы сайлауларга ашыкты. Тирә-юньне моңга күмеп җыр-моң агыла, күктән кояш елмая, сәүдә дә оештырылган, район кулланучылар җәмгыяте кызлары үзләре пешергән камыр ризыклары, тәм-томнар белән сату итә. Чын бәйрәм.

- Сайлаулар элек-электән безнең өчен мөһим көн. Районыбыз патриоты буларак сайлауларга беренче булып килдем. Барлык райондашларым да минем кебек Татарстаныбыз белән үз эшен белгән, халык мәнфәгатьләрен кайгырткан башлык җитәкчелек итсен дигән максатлар белән килгәндер, дип уйлыйм. Үзебезнең җирлектән сайланачак, без ышанып тавыш биргән кандидатлар да район, аның халкы өчен хезмәт күрсәтерләр дигән ышанычта калабыз, - ди Мөнир Сабиров.

Сайлауларга нәни балалары белән килгән Габдрахмановлар да шушы сүзләрне куәтләде.

- Сайланачак ил башлыгы безнең өметләрне аклар. Киләчәктә тормышларыбыз матур, бәхетле булыр дип ышанабыз. Шуңа да лаеклы кандидатка үз тавышыбызны бирик дип гаиләбез белән бергәләп килдек, - диләр.

Сайлаулар барышы турында участок вәкиле Айдар Сафиуллинның да фикерләрен белдек.

- Безнең 1092нче сайлау участогында сайлаулар һәрдаим тыныч уза. Бүгенге сайлаулар да шулай булыр дип ышанам, -диде.

Әлеге сәгатьләргә район буенча 26 меңнән артык сайлаучының яртысыннан күбрәге сайлау участокларына килеп үз тавышын биргән инде. Мәсәлән, көндезге сәгать 12.00дә алынган мәгълүматлар буенча, 1090нчы сайлау участогында 1284 сайлаучының 58 проценты тавыш биргән. Калган сайлау участокларында да шушындый ук активлык күзәтелә. Авыл җирлекләрендә исә бу күрсәткечләр тагын да югары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250