Балтачлылар Яңа елны ничек каршылады икән (сораштыру)
Гөлшат Галиева, Норма авылы: Яңа елны өйдә гаилә белән каршыладык та урамга чыгып киттек. Гаиләбез һәм кайткан туганнар белән урамда шау итеп биедек, уйнадык, җырладык. Салютлар аттырдык.
Илдар Насыйбуллин, район мәдәният үзәге директоры: бәйрәмнәр ул безнең өчен эш көне. Шуңа да төнге 11.00дән сәгать 1.00гә кадәр генә өйдә була алдым. Яңа ел сәгатьләре сукканда гаиләм һәм туганнарым янәшәсендә идем. Аннан соң кабат эш урынына юнәлдем. Төнге сәгать 2.00дә үзәк чыршы янында дискотека башланып китте.
Ләйсән Вәлиева, Балтач: Яңа елны каршылау минем өчен гаилә бәйрәме ул. Якыннарыбыз белән бергәләп каршыладык. Табын артында телевизордан концерт-тамашалар карап сыйланып утырдык. Телефоннар тынмады: туганнардан, дуслардан бик күп котлаулар кабул иттек.
Әмир Зәйнуллин, Сосна авылы: Яңа елны каршылау бик күңелле узды. Минем өчен икеләтә бәйрәм. Моннан 20ел элек мин 31декабрь төнендә үземә кыз урлап кайткан идем. Шуңа бу Яңа елда 20 еллык гаилә юбилеен да билгеләп үттек. Өйдә дуслар, туганнар белән бәйрәм иттек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев