Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар, үзара салым акчасын суд аша түләү оят түгелме?!

Үзарасалым - авыл халкының авырткан җире. Бу сүзне ишетүгә күпләрдә каршылыклы фикерләр куера башлый.

Шул авылда яшәп тә, аны төзекләндерү өчен бармакка-бармак та сукмаучылар аз түгел. Әзергә бәзер булып яшәүгә өйрәнеп беттек. "Нигә без түләргә тиеш, дәүләт эшләсен", "Фәлән районда фәлән генә сум, бездә нигә шулай?" ише сорауларны еш ишетергә туры килә.
Авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасына шактый күләмле эшләр башкару нәтиҗәсендә авылларның төзеклеге тәэмин ителә башлады. Беренче чиратта урам юллары һәм күперләр төзекләндерелде, чишмә-коелар яңартылды, зиратлар, аларның капка-коймалары, һәйкәлләр тәртипкә китерелде. Халыкның бердәмлеге - күз алдында.
Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә инде ун еллап элек кертелде. Ул "РФда җирле үзидарә органнарының эшен оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131 Федераль канунның 56 маддәсендә әйтелә. Үзарасалым - җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә. Ә җирлек башлыгы исә авылдашлары каршында һәр тиенгә исәп тотарга тиеш. Салымның күләме биредә яшәүчеләрнең барысы өчен дә бер.
Шулай булуга да карамастан, Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчасын түләми качып йөрүче гражданнар, хәтта гаиләләр бар. Андыйларга карата аерым игътибар бирелә башлады. Качып йөрүчеләрне суд аша административ җаваплылыкка тарта башладылар.
Чөнки Балтач шәһәр җирлегендә, Көек һәм Курмала авылларының сайлау хокукына ия гражданнарының барысы да тиешле сумманы түләгән очракта, халыктан 2 миллион сум күләмендә акча тупланырга тиеш. Тик арада үзара салымны түләүдән баш тартучылар бар. Шул сәбәпле, бүгенге көнгә кадәр 1 миллион 434 мең 200 сум гына җыелган килеш. Бурычлыларның күп санда булуын исәпкә алып, Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты үзара салым акчасын түләмәгән гражданнар исемлеген судка тапшырган. Закон каршына килеп баскач, баш тарту, качып котылу мөмкин булмаячак.
Судка чакыру (повестка) алган 11 гаиләнең 10ысы үз бурычын килеп түләгән, шул сәбәпле судка бирелгән гариза кире алынган. Ә бер гражданин салымны түләүдән баш тарткан һәм ул суд булуын көтә. Нәтиҗә кем файдасына булыр, анысын алдарак хәбәр итәрбез.
Хөрмәтле балтачлылар, үзара салым акчасы халык файдасына, ягъни үзебез өчен тотыла - яшәү шартларын яхшырту, юлларыбыз төзеклеген тәэмин итү максатыннан җыела. Шуны аңласагыз иде. Әгәр дә үзара салым акчасы булмаса, Балтачыбызда төзек урам юллары, тротуарлар һәм парк булыр идеме икән?! Бары тик бердәм булганда гына уйлаган максатларга һәм тирә-ягыбызның төзеклегенә ирешергә мөмкин. Тирә-ягыгыздагы таныш-белеш һәм күршеләрегез Балтачта бара торган төзелешләргә бердәм булып үз өлешләрен керткәндә Сезнең битараф булып, читтә калырга батырчылык итүегез яхшымы?!
Үзара салым акчасын тиешле суммада җыя алган очракта, дәүләт казнасыннан бирелә торган өлеше белән артып, 10 миллион сумга күләмле эшләр башкарырга мөмкин булачак. Җәй үтеп бара, вакыт санаулы, ашыгыгыз! Исемегезне каралтып, бурычыгызны судка кадәр сузып йөртмәсәгез иде! Вакытында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетына килеп, исәп-хисап ясап кайтуыгыз күпкә җиңелрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250