Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлыларны Архангельскида да беләләр

14-15нче ноябрь көннәрендә Архангельск өлкәсенең Няндома шәһәрендә «Ата - әһәмиятле вазыйфа» IV әтиләр форумы үткәрелде. Биредә Татарстан данын Балтачтан Рафис Хәкимов яклап чыгыш ясады. Кем ул Рафис Хәкимов? Чарада ни өчен нәкъ менә ул катнашкан? Сорауларга җавап алу өчен Рафис Хәкимовны редакциябезгә кунакка дәштек.

Рафис Хәкимов озак еллар Кече Лызи урта мәктәбе директоры булып эшләде, бүген исә Сосна мәктәбендә укыта. Шул ук вакытта район «Әтиләр союзы» оешмасы рәисе урынбасары булып тора. Әлеге чарада Рафис Хәбибелхаковичтан тыш, Татарстанның берничә шәһәреннән вәкилләр катнашырга тиеш булса да, алар ни сәбәп беләндер форумга барудан баш тарткан. Ел саен Архангельск өлкәсенең төрле шәһәрләрендә үтүче әлеге форум гаиләдә, тормышта, җәмгыятьтә әти кешенең ролен, аның әһәмиятлелеген ассызыклый, гаилә ныклыгын камилләштерә.

Ә бу нисбәттән безнекеләрнең сөйләр сүзләре, башкаларга тәкъдим итәрлек хезмәтләре шактый. Рафис Хәкимов шуларны форум барышында бик тәфсилләп, слайдлар аша сөйләде һәм ул катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Форум кысаларында музыкаль чыгыш каралмаса да, Рафис әфәнде тамашачыларга «Замыкая круг» җырын бүләк итте. 1500 чакрым юл үтеп, Татарстан данын яклап җыр җырламый буламы соң? Рафис әфәндегә бөтен зал кушылды, аны зур алкышларга күмделәр. Хәтта аннан соң чыгыш ясаучылар бер мәлгә югалып та калды. Татар түбәтәе белән милли ризыгыбыз чәк-чәк тә форумда катнашучыларның күңеленә хуш килде.

- Ә иң мөһиме: чыгышымны җылы кабул иттеләр. Бездәге эш алымнарын төбәкләргә үрнәк буларак тәкъдим итәчәкбез дип ышандырып калдылар, - ди Рафис Хәкимов зур горурлык хисе белән.
Гомере буе балаларга белем биргән, мәктәп дип янып яшәгән, үзе дә гаиләсендә үрнәк әти булган Рафис Хәкимов белән очрашып сөйләшүебез вакытында районда гаилә, әти-әни, бала мәнфәгатьләрен яклап башкарылган эшләр хакында да гәп кордык.
- Әлеге чараларны дәвамлы итсәк, күпме матур нык гаиләләр, үрнәк әтиләр, тәртипле балалар булыр иде, - диде ул саубуллашкан чакта.

Алсу Гатиятуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе: «Тәрбия өлкәсендә әтиләрнең роле бик зур. Бу нисбәттән безнең район әтиләрен бары мактап телгә аласы килә. Чараларда да алар актив катнаша. Киләчәктә шушы активлык югалмасын, балалар әтиләрнең кайгыртуын тоеп буй үссен».

Рәсемдә: форумда катнашучылар. Рафис Хәкимов сулдан беренче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250