Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылды ??

1941 елның 22 июне илебез хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Тарих битләренә Бөек Ватан сугышы башланган дип язылган көн безнең өчен Хәтер көне.

Кичә, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, бөтен ил күләмендә Бөек Ватан сугышы вакытында Ватанны яклап һәлак булганнарны искә алып шәмнәр кабынды... Балтачлылар да әлеге истәлекле көндә «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылды.

80 ел элек шушы көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырылган. Без онытырга тиеш түгел: 1418 көн һәм 1418 төн барган бу сугыш тулы бер буынның бәхетен җимерде – балачагын урлады, үсмер чагын ачлык һәм михнәткә батырды, яшьлек матурлыгын-романтикасын ут ялкынында көйдерде, өлкәнрәкләрне толлык-ятимлек хәсрәтендә, тормыш нужасында газаплады... Тулы бер буынның идеаллары, уй-хыяллары, теләкләре шул каһәр суккан сугыш упкынында күмелде.

4 ел дәвам иткән сугышта Ватаныбыз 27 миллион кешесен югалта. Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әби-бабаларыбыз алдында баш иябез. Инде илебезгә 76нчы мәртәбә тыныч, имин җәйләр килде! Йөрәкләрдә мәңге төзәлмәс сугыш яралары сыкрап торса да, ул яралар кабат ачылмасын, ул михнәтле еллар тарих битләрендә, Хәтер төпкелендә генә калсын иде!

Әлеге истәлекле дата уңаеннан, район үзәгендә урнашкан «Батырлар аллеясы»нда кичке сәгать тугызда митинг булды. Үзәктә урнашкан оешма-предприятие, район Советы һәм район башкарма комитетының бүлек хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, балалар һәм бистә халкы катнашында Илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнарны, кайткач вафат булган сугыш ветераннарын бер минут тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

  • «Хәтер шәме» акциясе ел саен үткәрелә. Быел ул түгәрәк датага – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуга багышлана.

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер көне хәтер шәме