Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар кышкы ялларда кайларда ял итә алачак?

Кышкы ялларда "Сабантуй" паркы сезне көтә

Мәктәпләрдә кышкы каникуллар башланып китте. Кышкы каникул чоры 25 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ял чорында укучылар мәктәп каршында эшләп килүче кышкы лагерьларда, республикада урнашкан төрле дәвалау-тернәкләндерү комплексларында сәламәтлекләрен ныгыта ала. Бу чорда балаларның яллары күңелле һәм файдалы да үтсен өчен саф һавада күбрәк булырга, гаилә белән табигатькә чыгып күмәкләп чаңгы-чана шууларны оештырырга мөмкин. 

Моның өчен бар мөмкинлек тә бар. Балтачка якын авылларда яшәүчеләр өчен бу мөмкинлекләр тагын да зуррак, чөнки “Сабантуй” ял һәм спорт паркында яктыртылган чаңгы трассасы булдырылды, “Чана-тау” да үз сезонын ачып җибәрде. Шулай ук паркта булдырылган автокинотеатрда нәфис фильмнар карау да оештырыла. Кыскасы, Балтачыбызның “Сабантуй” паркы елның теләсә нинди вакытында райондашларыбыз һәм кайткан кунаклар өчен менә дигән ял итү урыны буларак хезмәт итә.

 

baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәмнәрдә