Балтачлылар Лаеш районында нишләгән? (+фото)
5- 6 сентябрь көннәрендә Лаеш районындагы Бережок ял базасында Бөтенроссия чик буе гаскәрләре ветераннарының икенче форум- слеты булып узды.
Бу форумга Татарстанның бик күп районнарыннан, төрле төбәкләрдән, 53 шәһәрдән 500дән артык делегат килде. Безнең Балтач районыннан ветеран чик сакчылары Дилүс Гатиятуллин, Фидәил Гыйләҗетдинов, Рөстәм Галимуллин лаеклы рәвештә катнашып кайттылар. Форумның максаты – чик буе гаскәрләре ветераннарын-оешмаларын берләштерү, тәҗрибә уртаклашу, чик буе гаскәрләренең традицияләрен саклау, яшьләрдә хәрби патриотик хис тәрбияләү. Шунысын искәртеп узарга кирәк – Пермь шәһәреннән килгән Сергей Минеев Дилүс Гатиятуллинга СССР гербы бүләк итте. Ике көн дәвам иткән чарада ветераннар дусларча җылы мөнәсәбәттэ очрашып аралаштылар, күбесе бергә хезмәт иткән дусларын очратты, истәлеккә фотога төштеләр, хәрби-спорт уеннарында катнашып, жырлар башкарып күңел ачып, алдагы елларда да очрашырга дигән теләктә калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев