Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар министр кулыннан бүләк алды

Район Советы утырышында бер төркем райондашларыбызга Дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Күпьеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Розалия Нигъмәтулла кызы Хәйруллина “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.

Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Арча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Балтач сөт-май комбинаты җитештерү цехы башлыгы Рәшит Касыйм улы Галиевка “Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сәйдәш Тәлгать улы Нурмиевка “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде:

Балтач муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең:

хореография классы укытучысы – Васинкин Эрик Геннадьевич,

вокал-хор дисциплиналары һәм фортепиано классы укытучысы – Фәридә Фәрит кызы Гарәфетдинова.

Җирле үзидарәне үстерүгә керткән озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Шамил кызы Гафиятуллинага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Яңа 2018 елны каршылаганда муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән “Яңа елга иң яхшы бизәлеш” республика конкурсына гыйнвар аенда йомгак ясалды.

“Иң яхшы Үзәк чыршының бизәлеше” номинациясе буенча административ үзәге шәһәр тибындагы посёлок булган районнар арасында Балтач муниципаль районы 3нче призлы урынга лаек булды.

Әлеге конкурсның “Авыл җирлегендә иң яхшы бизәлгән Үзәк чыршы” номинациясендә Төньяк зона буенча районыбызның Куныр авыл җирлеге 2нче урын өчен шундый ук сертификатка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев