Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлылар референдумда актив катнаша (+фото)

Бүген Балтачта референдум уза, 2020 елда халыктан үзара салым җыю мәсьәләре буенча тавыш бирүләр бара.

Бистәдә иртәнге сәгать 7дән  5 тавыш бирү участогы үз ишеләрен ачты. Мәсәлән, "Факел" клубында урнашкан 1092нче номерлы сайлау участогында да иртәнге яктан ук кеше өзелми. Килә торалар, тавыш бирә торалар.

- Балтач елдан-ел матурлана, зурая, заманча төсмер ала. Биредә үзара салым акчасының ярдәме бик зур, - ди сайларга килүчеләр.

Чыннан да, башкарылган эшләр бихисап.  Барысы да бистә халкы өчен. Әле алда башкарыласы да байтак. Иң мөһиме, референдумның максатчан оештырылуын халык  дөрес аңлап кабул итә, кирәклеген таный башлады.

Балтачта үзара салым акчасы агымдагы елды күпме җыелган һәм нәрсәләргә тотылган? 2019 елда халыктан 1 млн. 887 мең 850 сум акча җыелды. Дәүләттән 7 млн. 551 мең 400 сум кайтты. 2018 нче елның 1 нче апреленнән соң җыелган акча 51 мең 990 сум тәшкил итте, дәүләттән – 207 мең 960 сум булып кайтты. Барлыгы 2019 нчы елга 9 млн. 699 мең 200 сум булды. Бүгенге көндә зиратның коймасы алмашынды. Бәясе 2 млн. 656 мең 604 сум тәшкил итте. Ленин һәм Төзүчеләр урамнарына тротуарлар җәелде – 3 млн. 649 меңлек булды. Балалар өчен Балтач җирлегенең К.Якуб, Ф.Кәрим урамнарына һәм Курмала авылына уен мәйданчыклары куелды – 1 млн. 492 мең 500 сумлык булды. Бүгенге көнгә җәяүлеләр өчен күперләрнең эшләре тәмамланып бара. К.Насыйри-Гарифуллина, Төзүчеләр- Рәхимов урамнарындагы күперләр төзекләндерелде. К.Маркс-Вахитов урамнарындагы күпернең эше бетеп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев