Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзгәрешләр уӊай булыр (+фото)

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү участокларда һәм билгеле урыннарда дәвам итә.

Яшьләр сәясәтенеӊ илебезнеӊ төп канунында аерым күрсәтелүе нинди мөһим икәнен әле без тора-тора аӊларбыз, ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рафис Заһидуллин.

Аныӊ фикере буенча, яшьләрнеӊ уй-фикерләре белән янмаган, аларныӊ борчыган сорауларына җавап бирмәгән яисә ул мәсьәләләргә бөтенләй игътибар итмәгән илнеӊ киләчәге томанлы, чөнки 10-20 елдан дилбегә без тиешенчә тәрбия һәм әһәмият бирмәгән буын кулында булачак. Димәк, киләчәкне уйласак, яшьләр турында мәсьәлә сәясәттә төп үзәк мәсьәлә булырга тиеш, ди ул.

Ә хәзергә районыбызда тавыш бирү участокларында Русия Конституциясенә үзгәрешләр, өстәмәләр кертү буенча тавыш бирү бара.

Участокларда гына түгел, алдан билгеләнгән урыннарда да тавыш бирергә мөмкин. Һәр җирдә куркынычсызлык кагыйдәләре төгәл саклана.

 

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр