Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачлыларның үз якташлыгы төзелде

Узган атна ахырында Казан шәһәрендә рәсми төстә Балтач якташлык җәмгыяте оешты.

Һәркем үзенең туган ягына булган хисләрне, кайда гына яшәвенә карамастан, күңел түрендә йөртә. Әти-әнигә, туганнарга, авылдашларга, туган җиргә булган мөнәсәбәт – ул иң якты хис. Читтә яшәүчеләр өчен бу хис аеруча якын. Шөкер, моңарчы читтә яшәүче райондашларыбыз Балтачны онытмады, һәрдаим ярдәм итеп яшәргә тырыштылар.

90 еллар башында Казан шәһәрендә зур концертлар оештырып, райондашларны бергә туплау, элемтәләрне ныгыту юнәлешендә беренче адымнар ясалды. Мәркәзебездә якташларыбызны барлап, берләштереп, районыбызның данын бергә-бергә тагын да югары биеклеккә күтәрү, ярдәмләшеп яшәү максатыннан, узган атнада Казан шәһәрендә рәсми төстә “Балтач якташлык җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы оешты. Аның җитәкчесе итеп республикада, ил күләмендә абруйлы шәхес Таһир Галимҗан улы Һадиев сайланды. “Балтач якташлык җәмгыяте” җитәкчесе урынбасарлары итеп ТР Баш Дәүләт ветеринария Идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов һәм “Казаноргсинтез” заводы генераль директорының икътисад мәсьәләләребуенча урынбасары Фәнис Кәлимуллин тәкъдим ителде.

 

Рәсми чарадан соң якташлар игътибарына Балтач халык театры коллективы драматург Булат Сәләховның “Яр” спектаклен сәхнәгә куйды. Читтә яшәүче райондашларыбыз өчен шулай ук Балтачта җитештерелгән продукцияләр дә тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эфэрин, якташлар !!?

    Теги: якташлар