Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның Бөек Ватан сугышы ветераннары Президенттан бәйрәм күчтәнәчләре кабул итә (+фото)

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйрәм пакетлары тапшырыла.

Тиздән Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Районыбызда бүгенге көндә 4 сугыш ветераны яши – Кенә авылыннан Тәскирә Галимуллина, Бөрбаштан Нурҗиһан Хөснетдинова, Чепьядан Гарифҗан Галиев белән Балтачтан Гыйльван Гыйльмуллин. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тәмле күчтәнәчләре һәм котлау хатлары кайтты.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин, хәрби комиссар Васыйл Вәлиев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Хезмәт” газетасы мөхәррире Вакыйф Зәкиев һәм районыбызның яшьармиячеләре тапшыр­ды.

Алар ветераннарны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлап, ныклы сәламәтлек теләде, тормыш-көнкүрешләре белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш ветераннарын бүләкләү