Балтачның кечкенә Швейцариясе
Капка төбегезгә чыгып басасыз, ә анда шундый манзара – еракта урман сызылып киткән, аның янәшәсендә басу-кырлар җәелеп ята, аннан алда артышлык, әлегә ак карга, ә җәен җиләкләргә күмелгән тау бите
Районыбызның көньяк-көнбатышындагы Югары Кенә авылының кайда урнашканлыгын күпләр белми һәм Түбән Кенә белән бутый. Моңа гаҗәпләнергә дә кирәкми, хәтта тарихи чыганакларда да Югары Кенә авылы тарихын Түбән Кенәнекеннән аерып карау мөмкин түгел дип язылган. Ләкин ничек кенә булмасын, алар икесе ике авыл. Югары Кенә ул Балтачның кечкенә Швейцариясе.
Тарих төпкеленнән
Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Кенә авылы Мәскәү инеше исеме белән теркәлгән. Авылга Мәскәү исеме каян алып тагылган – бу сорауга анык җавап бирүе кыен. Бөек Ватан сугышына әлеге авылдан 54 ир-егет алына һәм шуларның 46сы сугыш кырында башын сала.
1957 елның 31 декабрендә Югары Кенә йортларында электр лампалары кабына, ә 1964 елда дәүләт электр челтәренә тоташтырылалар. 1976 елда суүткәргеч челтәре сузылып, урамнарга су колонкалары куела. Шул көннән башлап су турыдан-туры йортларга кертелә башлый. 1993-1994 елларда йортлар табигый газ челтәренә тоташтырыла, соңрак авылга асфальт юл салына.
Балтачның Швейцариясе
Югары Кенә авылына килеп, аның табигатен күрүчеләр сок-лануларыннан аһ итәләр. Күз алдына гына китерегез, капка төбегезгә я өй артыгызга чыгып басасыз, ә анда шундый манзара – еракта урман сызылып киткән, аның янәшәсендә басу-кырлар җәелеп ята, аннан алда артышлык, әлегә ак карга, ә җәен җиләкләргә күмелгән тау бите каршы ала. Сезнең дә монда яшисегез килеп киттеме?! Ә бит Югары Кенәгә башка күрше-тирә авыллардан да килеп йорт салучылар юк түгел. Авыл старостасы Тәүрис Солтанов белән урам буенча атлыйбыз. Адым саен зур-зур заманча, матур йортлар. Соңгы ике дистә елда авыл яшәреп, матураеп, зураеп китте, икенче сулышын алды дисәм дә ялгышмам. Авылда йорт салып чыккан яшь гаиләләрне дә атап үтәсе килә – Айгөл һәм Илһам Ганиевлар, Гүзәл һәм Айнур Вафиннар, Зөһрә һәм Раушан Закирҗановлар, Резеда һәм Рафис Сәмигуллиннар, Эльмира һәм Ришат Камалиевлар, Рания һәм Рифат Мотыйгуллиннар, Ләйсән һәм Руслан Зыятдиновлар, Ләйсән һәм Рашит Мотыйгуллиннар. «Авылның киләчәген кайгыртып, яшьләрне шунда калдыру өчен, алар төрле программаларда катнашып йорт сала алсын өчен Рәхимов исемендәге хуҗалыкта рәис булып эшләгән чорында Фәрит Әхмәтханов бар көчен куйды. Шулай ук авылыбыз газлы, сулы, юллы булсын өчен дә зур өлешен кертте, без аңа бик рәхмәтле», ди авыл халкы.
Тырышлар авылы
Күп мал асрап, тырыш хезмәт белән көн күрүче гаиләләр дә бар биредә, алар – Ләйсән һәм Азат Исмәгыйлевлар, Рания һәм Рифат Мотыйгуллиннар, Айгөл һәм Илһам Ганиевлар. Гомумән, авыл халкы малны бетерергә уйламый, бүгенге көндә 33 хуҗалыклы авылда 83 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 43 савым сыеры бар. Көтүне биредә дә заманча көтүче көтә, алай да электр көтүчесенә генә ышанып калмыйча, үзләре дә чыгалар.
Авылда алтын куллы егетләребез Раушан белән Рафис та бар бит әле, диләр Югары Кенәлеләр. Сүзләре озак еллардан бирле Түбән Кенә мәктәбендә эшләүче, үземнең дә укытучым Раушан Закирҗанов хакында икән. Артыш агачыннан бик матур төрледән-төрле эшләнмәләр ясый ул. Ә Рафис Сәмигуллин аш-су бүлмәсе өчен җиһазлар ясау белән шөгыльләнә. Кечкенә дә төш кенә дигән әйтем искә төшә бу җирдә. Кеп-кечкенә авылда шау-гөр килеп яшәп яталар бит. Кышларын төрле күңел ачулар да оештыралар иде әле алар, таудан шуып, кайнар чәй эчеп, коймак, шашлык пешереп. Соңгы елларда гына таҗлы вирус килеп чыгу сәбәпле бу чаралары туктатылды. Ә менә Сабантуйларын гөрләтеп уздырдылар. Яше-карты барысы да күңел ачты ул көнне.
Дәвамы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев