Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өлкәннәребез янына да Кыш бабай белән Кар кызы килгән (+фото)

Чепья «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен күңелле Яңа ел тамашасы үткәрелде.

Чепья «Наз» тернәкләндерү бүлекчәсендә сәламәтлекләрен ныгытучылар өчен «Яңа ел чыршысы янында уеннар» исеме астында Яңа ел тамашасы уздырылды. Әлеге чарага Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр. Алар биредә сәламәтлекләрен ныгытучыларны төрле конкурсларда, уеннарда сынап карады, җыр-биюгә булган сәләтләрен ачыклады һәм әлбәттә Яңа ел күчтәнәчләре дә өләште.

Чара ахырында лотерея билетлары уйнатылды һәм һәрбер кеше әлеге тамашадан күтәренке кәеф, бүләкләр белән таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Наз бүлекчәсе Яңа елны каршылап Кыш бабай бүләге