Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Балтачны сайлавыбыз очраклы түгел»

30 май көнне районыбыз мәртәбәле кунаклар кабул итте.

ТР Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе вәкилләре, тирә-күрше район башлыклары, башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, мәдәният һәм мәгариф идарәләре җитәкчеләре катнашында «Туган телләрне саклау һәм үстерүдә милли мәгариф, мәдәният һәм социаль өлкәләрдәге эшчәнлек турында»гы зона семинары булды. Сүз уңаеннан, мондый семинарның беренчесе иде бу.

–Балтачны сайлавыбыз очраклы түгел, – диде әлеге комиссия рәисе Марат Әхмәтов. – Белгәнегезчә, комиссиянең исеме дә, аңа йөкләнгән миссия дә үзгәрде. Без хәзер Татарстанда яшәүче башка милләтләрнең дә телләрен саклау өчен дә тырышырга тиеш. Балтач – күп милләтле район. Төп халкы татарлар булса да, биредә удмуртлар, марилар да күп, башка милләт вәкилләре дә бар. Алар барысы да диярлек татарча аңлый, күбесе татарча сөйләшә. Районда туган телләрне өйрәтү, башка халыкларның да телен, динен, йолаларын саклау юнәлешендә башкаларга үрнәк булырдай эшләр, башлангычлар шактый.

Пленар өлешкә кадәр бер төркем кунаклар, Бөрбашта булып, интернат-пансионат, балалар бакчасы, мәктәп эшчәнлеге, җирле үзидарә оештырган күргәзмә белән таныштылар. Биредә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә әти-әни, әби-бабай, мәгариф, дин оешмалары кулга-кул тотышып эшли, шуңа күрә нәтиҗәләре дә матур. Кызганычка, вакыт тыгыз булу сәбәпле, аларның  эшчәнлеге белән кунаклар өлешчә генә таныша алды. Әмма күргән кадәресе дә – бигрәк тә пансионатта белем һәм тәрбиягә булган мөнәсәбәт, Г.Тукай исемендәге татар теле һәм әдәбияты кабинеты, балалар катнашкан шәҗәрәләргә бәйле нәсел тамгасын төзү проектлары, балалар бакчасындагы шартлар аларны сокландырырга җитеп ашты. «Бездән нинди ярдәм кирәк?» –Балалар бакчасында биргән соравына: «Бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар», – дигән җавап ишеткәч, Марат Әхмәтов та: «Җәлил хәзрәт авылы булганга шулай бу. Бездә әле барлык балалар бакчаларында да мондый шартлар юк», – дип, Җәлил хәзрәтнең авылны, телне, динне саклауга куйган күпьеллык хезмәтләренә югары бәя бирде, ул башкаларга да сыйфат күрсәткече булып тора диде. Ягъни балтачлыларның гына түгел, башкаларның да үрнәк алыр шәхесе итеп күрсәтте. Сүз уңаеннан, бу чарада Җәлил хәзрәткә һәм «Хезмәт»ебезгә, баш мөхәррир Вакыйф Зәкиевка комиссиянең рәхмәт хатлары тапшырылды.

Балтач үзәк мәчетендә урнашкан «Мәгърифәт мәркәзе» дә кунакларыбызны битараф калдырмады. Биредә сабый балалардан алып, өлкәннәргә кадәр төрле яклап белем бирелүе, «Әс-сәләм» тәрбия үзәгенә йөрүче орчык кадәрле балаларның дүрт телдә чыгыш ясавы, заманча технологияләргә һәм тарихи экспонатларга бай музей, «Гаилә үзәге», остаханәләр, мәдрәсәләр эшчәнлеге... – барысы да зур кызыксыну уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев