Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның тагын ике хәрбие артачак. Кемнәр алар? (+фото)

Балтачның ике асыл улы хәрби уку йортларында белем ала

Смәел авылыннан Илшат Низамиев Воронеж шәһәрендәге Н.Е.Жуков һәм Ю.А.Гагарин исемендәге хәрби-һава академиясендә укыса, Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриев Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесында белем ала. 
– Дәрәҗәле хәрби уку йортларында белем алучылар, Илшат белән Илсафтан кала, безнең районнан әлегә юк. Ә теләге булганнарга беркайчан да соң түгел, – ди район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев. 
Хәрби комиссар белдерүенчә, район хәрби комиссариаты урта һөнәри һәм югары хәрби уку йортларына кандидатлар җыя. Укырга 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге хәрби хезмәттә булмаганнар яки хәрби хезмәттә булган 24 яшькә кадәргеләр керә ала. Урта һөнәри хәрби белем алу өчен 2ел да 10 ай, ә югары белем алу өчен 5 ел укырга кирәк. Теләге булганнар район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итә ала. 
P.S. Илшат һәм Илсаф турындагы тулырак язма белән “Хезмәт” газетасының декабрь саннарында таныша алачаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби белем