Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачны таныткан якташлар (дәвамы)

Алар бик күп һәм барысын да берьюлы искә алып бетерү дә мөмкин түгел. Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык.

Әшрәфҗанов Гыйльфан Әшрәфҗан улы – 1946 елның 11 ноябрендә Яңгул авылында туган. Яңгул урта мәктәбен, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1971-1976 елларда – “Сельхозтехника”ның Чепья бүлекчәсендә баш инженер, Балтач берләшмәсендә 9 ел инженер һәм 13 ел директор булып эшли. Бу чорда предприятие гаять зур алгарыш кичерә, башлыча авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнгән предприятие күп тармаклы, югары рентабельле берләшмәгә әверелә. Г.Әшрәфҗановка “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемнәре бирелә, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә, исеме “Татсельхозтехника” берләшмәсенең Мактау Тактасына кертелә.

Әшрәфҗанов Харис Әшрәфҗан улы – 1943 елның 2 февралендә Салавыч Сәрдегәне авылында туган. Салавыч җидееллык, Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1966-1969 елларда ВЛКСМның Балтач район комитеты секретаре, аннан соң ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетының оештыру бүлеге инструкторы булып эшли, читтән торып, югары белем ала.  “Татарстан яшьләре” газетасы мөхәррире, КПСС өлкә комитеты инструкторы,Татарстан китап нәшрияты, китап палатасы директоры булып эшли. Филология фәннәре кандидаты.
Вәлиев Габделфәрт Габдрахман улы – 1930 елның 17 ноябрендә Балтач авылында туган. Балтач урта мәктәбен, Казан химия-технология институтын тәмамлый. Мәскәүдә  конструкторлык бюросында сынаучы инженер, Казанда химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли, озак еллар аның фән һәм техника буенча директор урынбасары була. Техник фәннәр кандидаты, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала. 1982 елдан – профессор. 1990 елдан – Россия Федерациясенең ракета-артиллерия фәннәре академиясенең мөхбир-әгъзасы. СССРның Дәүләт премиясе лауреаты. “Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе”, “РСФСРның атказанган машина төзүчесе” исемнәре иясе. Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Габдрахманов Дамир Хәбибрахман улы – 1937 елның 20 гыйнварында Алан авылында туган. Балтач урта мәктәбенең җиде сыйныфын, Казан мех промышленносте техникумын тәмамлый. Башкортстанның Ишимбай шәһәрендә мех фабрикасы икътисадчысы, ВЛКСМның шәһәр комитетының учет секторы мөдире булып эшли. 1956-1959 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Туган төбәгенә кайта, ВЛКСМның Балтач район комитетының беренче секретаре, “Кама”, “Правда”, “Алга” колхозларында партия оешмасы секретаре, 1968-1981 елларда районның Чапаев исемендәге (хәзерге “Борнак” хуҗалыгы) председателе, район агропромышленность берләшмәсе начальнигы, район  Советы башкарма комитеты рәисе, халык контроленең район комитеты рәисе, коммуналь милек белән идарә итү буенча район комитеты рәисе – район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшли. Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын медале, “Почет билгесе” ордены, берничә медаль кавалеры.

Галимов Рәшит Муллагали улы – 1949 елның 17 мартында Бөрбаш авылында туган. Бөрбаш сигезьеллык, Балтач урта мәктәпләрендә укый, бер ел туган авылында, совхозда эшли. Чүпрәле районы газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь, ВЛКСМның Балтач район комитетында оештыру бүлеге мөдире, беренче секретарь була. Читтән торып югары белем ала. Саратов Югары партия мәктәбен тәмамлагач, КПССның Арча райкомының оештыру бүлеге мөдире, КПСС райкомы секретаре, КПСС райкомының икенче секретаре, халык депутатларының Арча район Советы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Советының башкарма органнар белән эшләү бүлеге мөдире, Татарстан Республикасы Президенты аппаратының оештыру бүлеге мөдире, Россия Федерациясе социаль иминият фондының Татарстан региональ бүлеге управляющие булып эшли.

Гарифҗанов Габделбәр Гарифҗан улы –1930 елның 9 сентябрендә Нөнәгәр авылында туа. Балтач урта мәктәбен, Казан химия-технология институтын тәмамлый. Таҗикстан ССРның Шураб шәһәрендәге химия заводында смена җитәкчесе, цех начальнигы урынбасары, заводның өлкән технологы булып эшли. Аннан соң Пермь өлкәсенең Кизел шәһәрендәге химия заводында смена начальнигыннан баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Стәрлетамак синтетик каучук заводында баш инженер булып эшләгән чорда кандидатлык диссертациясе яклый. Аннан соң Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендә зур химия комплексын төзүгә җитәкчелек итә, диссертация яклап, техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен ала. Галим 1979 елда тулысынча фәнни эшкә күчә һәм Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли башлый. “Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе” исеменә, Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Эффектлы экологик чиста технологик процессларны тормышка ашырган өчен аңа СССР Министрлар  Советы премиясе бирелә. 1994 елдан—Халыкара информатика академиясе академигы.

Гарифуллин Васыйл Габделхәй улы – 1948 елның 12 гыйнварында Нормабаш авылында туган. Балтач урта мәктәбен, Әлмәт физкультура техникумын тәмамлый, читтән торып, югары белем ала. Бөрбаш урта мәктәбенең физкультура укытучысы, Норма урта мәктәбендә директор, яшьләр үзәге җитәкчесе, Нормадагы спорт мәктәбе директоры булып эшли. Татар милли көрәшен пропагандалау, яшь көрәшчеләр тәрбияләү, спортның бу төрен районда гына түгел, республикада киң популярлаштыруга ул искиткеч зур көч куя. Нәкъ менә шушы елларда Балтач көрәшчеләренең даны киң таралды. Район көрәшчеләре “Ватаным Татарстан” газетасы уздыра торган М.Җәлил исемендәге мәртәбәле бәйгедә унике мәртәбә җиңү яулый, аның кул астында 14 Россия Федерациясе, күп Татарстан Республикасы спорт мастерлары хәзерли. Ул үзе дә 1970, 1974 елларда татарча көрәш буенча Россия Федерациясе чемпионы, 1975 елда Татарстан чемпионы була. М.Җәлил исемендәге Республика бәйгесендә өч мәртәбә җиңү яулый. Ул күп мәртәбә район, Казан Сабантуйлары батыры. “Россия Федерациясенең спорт мастеры”, “Россия Федерациясенең атказанган спорт мастеры”, “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы”.

Гарифуллина Гөлфәния Шәрәфетдин кызы –1933 елның 5 ноябрендә Иске Салавыч авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли. Үрнәктәге һөнәри-техник училищеда укып, тракторчы һөнәре ала. Ундүрт ел дәвамында Балтач МТСында һәм туган колхозында тракторчы булып, аннан соң Салавыч авыл Советы рәисе булып эшли. Авыл Советы берничә мәртәбә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе күләмендәге социалистик ярышларда җиңеп чыга һәм күчмә Кызыл Байраклар яулый. Ул яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, район, республика, ил күләмендә үткәрелгән чаңгы һәм велосипед ярышларында катнашып, призлы урыннарны яулый. Велосипед спорты буенча “СССРның спорт мастеры” исеме, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале иясе.

Гарифьянов Нургаяз Салих улы –1920 елның 15 маенда Чутай авылында туа. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлый һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Укуын тәмамларга аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый—1943 елның көзендә ул армия сафларына алына. Аны элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Булачак галим элемтә взводы командиры сыйфатында Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Болгария җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен ул Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң  укуын дәвам итә, аннан соң аспирантурада укый. Кандидатлык диссертациясе яклый, әлеге институтта киң фәнни эш башлап җибәрә, үзенең фәнни мәктәбен булдыра. 1965 елда аңа диссертациясез, зур фәнни казанышлары өчен физика-математика фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Ул йөздән артык зур фәнни хезмәт авторы. Дистәдән артык яшь галим хәзерләүче. Парамагнит резонансы өлкәсендә СССРның иң күренекле белгече.

Гатиатуллин Мөхәммәт Хәбибулла улы – 1952 елның 23 ноябрендә Арбор авылында туа. Арбор сигезьеллык мәктәбен, Арча педагогия училищесын тәмамлый. Туган мәктәбендә физика, математика укыта. Мари политехника институты тәмамлагач, районыбызда юллар төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы булып, КПССның Кукмара район комитетының сәнәгать һәм транспорт бүлеге мөдире, Кукмара район Советы башкарма комитеты рәисе – Кукмара районы хакимияте башлыгы булып эшли,Татарстан Республикасының Югары Советы һәм Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Аннан соңгы елларда “Татавтодор” берләшмәсе директоры, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры урынбасары, РФ Транспорт министрлыгының Идел-Нократ төбәге автомобиль юлларының Федераль идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкара. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Россия Федерациясенең атказанган юлчысы” дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек.

Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.
(Дәвамы бар).

Язманың баш өлеше: Балтачны таныткан якташлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташлар