Балтачны таныткан якташлар циклыннан
Районыбыз юбилее уңаеннан газетабызда Балтачыбызны таныткан якташларны барларга, аларның хезмәтләрен искә төшерергә булдык. (Дәвамы)
Алар бик күп һәм барысын да берьюлы искә алып бетерү дә мөмкин түгел...
Гәрәев Хәмит Гәрәй улы – 1935 елның 26 сентябрендә Куныр авылында туа. Пыжмара урта мәктәбен тәмамлагач, колхозда эшли. Чавал авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегендә укый. “Якты юл” колхозында агроном, кырык елга якын шушы хуҗалыкта рәис була. Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Х.Г.Гәрәев “Почет билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы, Икенче дәрәҗә Ватанга хезмәт иткән өчен орденнары белән бүләкләнә. Аңа “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемнәре бирелә, “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Балтачның мактаулы гражданины”.
Гыйльманов Фәрт Муллагали улы – 1926 елның 1 октябрендә Нөнәгәр авылында туа. Балтач, Чепья мәктәпләрендә укый. 1943 елның азагында Кызыл Армия сафларына чакырыла. Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында сугыш операцияләрендә катнаша. 1944 елның май ахырында авыр яралана. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә. 1948 елның маенда Чепьяга кайта, көзен Чепья урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшли башлый. 1976 елга кадәр – лаеклы ялга киткәнче ул шушы романтик хезмәттә була. Аның инициативасы белән балалар һәм яшьләр арасында республикабыз һәм ил күләмендә киң таралган яңа инициативалар, йолалар, бәйрәмнәр туа. Шуларның берсе – дүрт милләт балаларының “Дуслык учагы”. Ф.Гыйльманов ВЛКСМ Үзәк комитетының “Иң яхшы вожатыйга” билгесе белән бүләкләнә. Ул Бөтенсоюз пионер оешмасының өченче, дүртенче һәм бишенче слетларында почетлы кунак булып катнаша, пионервожатыйларның беренче Бөтенсоюз слеты делегаты була, 1957 елда яшьләрнең һәм студентларның алтынчы Бөтендөнья фестивалендә катнаша. Ике тапкыр “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә. “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “Татарстан АССРның атказанган мәктәп укытучысы”.
Гыймадиев Фәрзетдин Гыймади улы – 1920 елның 5 апрелендә Нөнәгәр авылында туа. 1939 елда Яңгул урта мәктәбен тәмамлый. Унынчы сыйныфта укыганда ук партия членлыгына кандидат итеп кабул ителә. Урта мәктәп тәмамлауга Яңгул урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Ф.Гыймадиев, бронь бирелүгә карамастан, 1941 елда үз теләге белән фронтка китә. Сталинград, Смоленск, Орша шәһәрләре өчен барган авыр сугышларда катнаша, өч мәртәбә яралана. Батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Сугышчан хезмәтләре өчен” һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә. Бераз вакыт Яңгул урта мәктәбендә балалар укытканнан соң 1945 елда Ф.Гыймадиев сугыш ятимнәрен тәрбияләү өчен оештырылган Яңгулдагы балалар йорты директоры итеп билгеләнә, “Яңа тормыш” колхозының штатлы партия оешмасы секретаре була. Карадуган җидееллык мәктәбе директоры булып эшли. Шуннан соңгы егерме ике еллык хезмәт юлы районыбызның иң зур педагогик коллективын – Балтач урта мәктәбен җитәкләүгә багышлый. “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы”, “РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы”. Укытучыларның Бөтенсоюз съезды делегаты. “Почет билгесе”ордены, “Хезмәттәге батырлык өчен” медале кавалеры.
Дәүлиев Газинур Дәүләт улы – 1959 елның 7 апрелендә Саба районының Тимершык авылында туа. Саба урта мәктәбен, Казан медицина институтын тәмамлап, Чепья участок хастаханәсендә хирург, баш табиб булып эшли.
1990 елның апреленнән Балтач үзәк хастаханәсенең баш табибы. Югары категорияле табиб. Районда халык сәламәтлеген саклауның матди базасын ныгытуга, аны хәзерлекле кадрлар белән тәэмин итүгә, яңа, заманча дәвалау һәм профилактика аппаратлары белән коралландыруга, хезмәт сферасын киңәйтүгә, профилактика эшен көчәйтүгә Г.Д.Дәүлиев көндәлек игътибар бирә. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелә.
Җәләлов Ринат Гыйният улы – 1949 елның 10 июлендә Ор авылында туган. Яңгул урта мәктәбен, Казан электротехник элемтә техникумын тәмамлый. Хәрби хезмәттән кайткач, Балтач район элемтә үзәгенең өлкән электромеханигы, Арча районы элемтә челтәре начальнигы булып эшли. Читтән торып укып, югары белем ала. Казан шәһәре телефон челтәренә җитәкчелек итә. Татарстан Республикасы Элемтә министры, Татарстан Республикасы Премьер-Министрының киңәшчесе булып эшли.
Р.Г.Җәләлов үзенең туган ягына, туган авылына, аның кешеләренә гаять игътибарлы була. Туган авылы Орда аның ярдәме белән мәдәният йорты, мәчет, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга һәйкәл төзелә, зур төзекләндерү эшләре башкарыла, авылны әйләнеп уза торган заманча юл салына. “Татарстан Республикасының атказанган элемтәчесе” дигән абруйлы исем иясе.
Закирова Люция Харис кызы – 1959 елның 28 июнендә Иске Салавыч авылында туа. Салавыч һәм Балтач мәктәпләрендә укып, урта белем ала, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, Салавыч урта мәктәбендә математика укыта башлый. 1984 елда шушы мәктәпнең директоры. Л.Закирова җитәкчелегендә Салавыч урта мәктәбе “Ел мәктәбе” республика конкурсы, Россия Федерациясе күләмендә “Ел мәктәбе” һәм башка күптөрле мәртәбәле конкурс-бәйгеләрдә җиңү яулый. Үзе дә “Ел директоры” һәм “Россиянең атказанган педагогы”, “Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы” дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
Зарипов Камил Габделхак улы – 1927 елның 15 сентябрендә Балык Бистәсе районының Мәмле Казаклар Чаллысы авылында туа. Урта мәктәп, Казан медицина институтын тәмамлый. Аны Балтач районына эшкә җибәрәләр. К.Зарипов 18 ел дәвамында районыбыз халкының сәламәтлеген саклауга бар көчен, яшьлек энергиясен бирә – хирург, район Советының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире, районның баш табибы була. Аңа районыбызда халык сәламәтлеген саклау һәм ныгыту тармагының матди базасын тулыландыру, авылларда фельдшер-акушерлык пунктларының эшен яхшырту, сәламәтлек саклау сферасын киңәйтү, табиб һәм урта медицина белгечләре корпусын булдыру, хезмәт урыннарында һәм көнкүрештә халыкның яшәү культурасын күтәрү, санитария-гигиена шартларын яхшырту буенча киң колачлы эш алып барырга туры килә. Шул ук вакытта киң җәмәгать эше алып бара – башта район үзәк хастаханәсенең комсомол, соңрак партия оешмасын җитәкли, Кызыл Хач җәмгыятенең район оешмасы рәисе була. Шушы чорда терапевт-ортопедларның Бөтенсоюз оештыру съездында, Кызыл Хач җәмгыятенең йөз еллыгына багышланган юбилей съездында делегат булып катнаша. “Татарстан АССРның атказанган табибы”, “СССРның санитария оборонасы отличнигы”, “СССР гражданнар оборонасы отличнигы”.
Зарипов Марат Хәй улы – 1950 елның 2 ноябрендә Балтач авылында туа. 1968 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый һәм хезмәт юлын район кулланучылар җәмгыяте эшчесе булып башлап җибәрә. Армия сафларыннан кайткач, ремонт-төзелеш участогында ташчы булып эшли. Казан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Ленин исемендәге колхозда инженер, баш инженер, Калинин исемендәге колхозда рәис, КПССның район комитетының икенче секретаре, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе була.
М.Х.Зарипов 1999 елның маеннан лаеклы ялга киткәнче район хакимияте башлыгы булып эшли. Районның төп җитәкчесе буларак, ул үзенең бөтен энергиясен, оештыру сәләтен алдагы елларда ирешелгән темпларны сүндәрмәүгә, аларга яңа импульс өстәүгә бирә. Ул үзенең шәхси үрнәге белән эзлекле рәвештә сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны пропагандалый. Ул ике чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”.
Зыятдинова Әлфия Рәшит кызы – 1963 елның 21 сентябрендә Балтач авылында туа. Балтач урта мәктәбен тәмамлый. Күп еллар “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Мәктәп елларында ук волейбол, баскетбол, чаңгы, җиңел атлетика ярышларында мәктәп, район данын яклый. Әмма иң зур җиңүләрен аңа кул көрәше (армрестлинг) белән шөгыльләнү китерә. Күп тапкырлар республика, Рәсәй, Европа, дөнья күләмендәге бәйгеләр җиңүчесе, призеры, Рәсәйнең, шулай ук халыкара спорт мастеры исеменә лаек була. Ә.Зыятдинова, Татарстанның һәм Рәсәйнең җыелма командалары составында күп чыгышлар ясап, гомуми җиңүгә зур өлеш кертә. Татарстан һәм Россия җыелма командаларында беренче номер белән йөри. Үз осталыгын яшьләргә, балаларга бирүгә, районда бу төр спортны популярлаштыруга зур көч куйган остаз да.
Язманың алдагы өлешләре:
2. Балтачны таныткан якташлар (дәвамы)
Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/baltachny-tanytkan-yaktashlar
Г.Мөхәммәтшинның «Балтач энциклопедиясе» китабыннан файдаланылды.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев