Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның үз заводы булачак! Кайда? Нинди?

Үткән ел Тимергалиевлар меховой гаражларын сатып ала. Ярты ел эчендә биредә искиткеч зур күләмле ремонт эшләре башкарыла. Бүген инде ремонт эшләре тәмамланган, цехларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр.

Кайчандыр гөрләп торган, тормыш кайнаган, бүген ташландык хәлгә килгән биналар яныннан узганда күңелне ниндидер моңсулык биләп ала. Үткәнне сагыну түгел бу. Әрәм яткан бер дигән биналарның көнләп-сәгатьләп яраксызга әйләнә баруын күрү кызганыч. Бер бездә генә мондый хәл түгел икәнен белсәк тә,  районда да андыйлар шактыйга җыйнала шул. Кайсына хуҗа табылмый, ә кайберләренең хуҗалары (“теге” елларда аларның барысы диярлек шәхси кулларга күчеп бетте) өрми дә, җибәрми дә торган эт хәлендә: әлеге биналарны үзләре дә тиешенчә файдаланмый, башкаларга да ирек бирми.

Шуңа да элекке мех әйберләр фабрикасы гаражы биләмәләрендә үткән җәйдә яңа хуҗалар пәйда булуын, ремонт-төзелеш эшләре башлануын күреп, күпләр сөенгәндер. Ул тирәдән үтеп-китеп йөрүчеләр эшләрнең бик кызу баруын чамаласа да, әлегә кадәр анда нәрсә төзелүе сер булып калды. Дөрес, ел башында без бу хакта бераз мәгълүмат биргән идек. Инде менә, ниһаять, хуҗалары белән якыннан таныштырырга вакыт җиткәндер.

Элекке гараж территориясенә аяк басуга, андагы үзгәреш-яңалыкларны күреп, сокланудан, бер мәлгә аптырап каласың. Элекке иске, ярымҗимерек, ярымташландык гаражлар барысы да яңарган, заманча корылмаларга әйләнгән. Баксаң, алар тыштан гына түгел, эчтән дә танып булмаслык дәрәҗәдә үзгәргән икән. Яңа хуҗалары – “ТимерКом” шәхси предприятиесе җитәкчеләре Эльвира һәм Алмаз Тимергалиевлар  (рәсемдә) биредә заманча җитештерү цехлары ачу белән беррәттән эшләүчеләргә барлык уңайлыклары булган, заманча шартлар тудыруны да максат иткән булып чыкты. Бүген алар якты, чиста, җылы цехларда эшли, вентиляция-җилләтү җайланмалары куелган, эшләүчеләргә махсус киемнәр бирелгән, душы да, гарнитурлар куелган ашау бүлмәсе дә бар. Бер коллектив булып тупланып эшли башлауларына күп булмаса да, инде гаиләләре белән бергәләп ял итү җаен да тапканнар. “Мондый чаралар кешеләрне ныграк аңларга ярдәм итә, без коллективта аңлашу, дустанә атмосфера булдыру яклы”, – ди эшмәкәрләр.

Тимергалиевлар – икесе дә Азнакай төбәгендә туып-үскән. Алмаз югары белемле ветеринария табибы булса, Эльвира эшмәкәрлек буенча махсус белем алган. Казанда моннан берничә еллар элек үз эшләрен башлаганнар. “Эшмәкәрлеккә кереп китү үзеннән-үзе килеп чыкты. Мин уем-күңелем белән эшмәкәр, ә Алмаз хуҗалык-оештыру эшләре белән шөгыльләнә, менә шулай бер-беребезне тулыландырабыз”, – ди Эльвира.  “Балтачка ничек килеп чыктыгыз?” – дигән сорауга да җавап бик гади: Эльвираның абыйсы Балтач кияве икән, кайтып-китеп йөри башлагач, Балтачны бик ошаттык, үзе төзек, табигате матур, кешеләре ачык, диләр. Тимергалиевлар башта Казанга йөрүче “Экспресс” автобус-таксилар челтәре оештыра. Аннан аны саталар.

– Безгә җитештерү белән шөгыльләнү күбрәк ошый, – ди Эльвира. – Казанда да бит пластик тәрәзәләр, алюминий конструкцияләр ясый торган цехларыбыз бар иде. Шуларны акрынлап Балтачка күчерергә, үзебез дә күченеп кайтырга җыенабыз...

Үткән ел Тимергалиевлар меховой гаражларын сатып ала. Ярты ел эчендә биредә искиткеч зур күләмле ремонт эшләре башкарыла. Бүген инде ремонт эшләре тәмамланган, цехларны тәртипкә китерү белән шөгыльләнәләр. Ишек алларын, территорияне дә язга чыгуга тәртипкә китерәбез диләр. Өч цехта  продукция дә җитештерә башлаганнар. Ремонт ясарга дип килгән кешеләр эшкә үк урнашып калган. Беренче чорда 25-30 кешене эшле итәргә планлаштыра Тимергалиевлар, якын киләчәктә, эшләр әйбәт барса, тагын да арттырырга ниятлиләр.

Цехларда заманча станоклар, аларның һәркайсында яңа технологияләр кулланып, берничә төрле сыйфатлы продукция җитештереп була. Алюминий конструкцияләрдән тыш биредә чуеннан коелган әйберләр (салкын һәм җылы метод белән капка-чардуганнар, бизәкләр, аерым өлешләр-элементлардан алып мебельгә кадәр), күп төрдәге металл эшләнмәләр ясыйлар, гади генә трубаларга төрле бизәкләр сырлап, сәнгать әсәре булырлык кулланмалар эшлиләр. Кайткан әзер профильләрне төрле төсләргә буяуга исә тулы бер цех махсуслашкан. Чөнки бу шактый четерекле операция икән. Сыйфатлы булсын өчен аны порошок белән сиптереп буяу ысулын кулланалар. Аңа кадәр әле аларны чистарталар, эшкәртәләр, яхшылап корыталар, сиптереп буягач, махсус мичтә киптерәләр. “Без аларны сату өчен дә әзерлибез, үзебез дә шул ук материал белән эшлибез. Шуңа да безнең өчен сыйфат һәм гарантия беренче урында”, – диләр.

“ТимерКом” – безнең район өчен яңа компания булса да, республикада ул инде шактый билгеле, аның үз клиентлары, үз заказчылары бар икән. Даими клиентлар буларак, үзләре дә чималны җитештерүчеләрдән шактый очсыз бәягә юнәтә, бу кадәресе бәяләрдә дә чагылыш таба.

Заказчы-клиентларыбызга уңайлы булсын өчен төрле түләү тәртибе белән эшлибез, диләр. Аерым сатып алучылар белән дә, төзелеш оешмалары белән дә, дилерлар белән дә хезмәттәшлек итәләр. Төп акцент серияләп продукция чыгаруга юнәлтелгән.

Мәгариф учреждениеләрендә, гомумән, республикада гамәлдә булган программалар нигезендә барган капиталь ремонт-төзелешләр буенча шактый районнарда тәрәзәләр дә, алюминий эшләнмәләр кулланылган заманча керү урыннары да ясаганнар. Әлегә Балтач белән эшләгән юк иде дип, киләчәктә бу уңайдан да хезмәттәшлеккә өметләнәләр.

– Акрынлап Балтачта үз сатып алучыларыбыз, клиентларыбыз була башлады, алар көннән-көн күбәер, дип ышанабыз. Апрельдә Балтач үзәгендә үзебезнең махсус кибетебез ачылачак, ул да клиентларыбызны арттыруда ярдәм итәр дип көтәбез. Киләчәктә тагын ике цехны эшләтә башлап, исемебезне җиңел эшләнмәләр заводы итеп үзгәртергә җыенабыз, – ди Тимергалиевлар.

Буш торган биналарда җитештерү объектлары ачарга иде – бу җитәкчеләрнең дә, күпчелек гади халыкның да теләге иде. Шуңа да зур планнар белән бу эшкә керешкән “ТимерКом”лыларга аңлау-теләктәшлек тә, ярдәм-юнәлеш тә булсын иде. Шул очракта бәлки бу үрнәккә кушылучылар тагын табылыр да, бу бик кирәкле гамәл дәвамлы булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: завод