Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның 4нче номерлы балалар бакчасында Әниләр бәйрәме узды

Безнең 4нче номерлы балалар бакчасындагы бәйрәмнәр бер-берсен кабатламыйча үзгә рухта үтә. Кичә генә булып узган Әниләр бәйрәме дә бик эчтәлекле, тирән мәгънәгә ия кичә булды.

"Аулак өй" формасында оештырылган бәйрәм дөньядагы иң кадерле кешеләребез булган әниләребезгә дан җырлау белән беррәттән миллилекне дә, бер-береңә булган хөрмәт хисен дә чагылдырды. Балаларыбызның җыр-моңга булган сәләтләре өчен горурланып, һәр чыгышны югары дәрәҗәдә әзерләген бию-музыка укытучыларына, яраткан тәрбиячеләребез Әлфия Мәрдәнова белән Эльвира Абуллинага рәхмәт әйтеп, бәйрәмне тын да алмый күзәттек.
Дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, күңелле ял минутлары бүләк иткән "Каенкай" бакча коллективына, күз карасы кебек кадерле балаларыбызга зур рәхмәтләребезне ирештерәбез, еллар тыныч булсын да, һәр әни балаларыныннан бары игелекләр генә күреп, аларның уңышларына сөенеп яшәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250