Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның иң матур парлары

Шушы көннәрдә Балтачта яшәүче Закировлар гаиләсе үзләренең Алтын туйларын билгеләп үтте.

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытта Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, һич башка кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Сикәлтәле гомер юлыннан матур итеп атлаучы, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче Наилә һәм Рафаэль Закировлар гаиләсе Балтач бистәсендә иң күркәм, матур гаиләләрнең берсе. Рафаэль абый гомере буе шофер булып, ә Наилә апа кибеттә сатучы булып эшләгән. 1966 елның апрель аенда саф мәхәббәт хисләре яшьләрне бер гаилә итеп бәйли.
2016 елның 26 апрель көнендә алар Алтын туйларын - бергә гомер итә башлауларына 50 ел булуын билгеләп уздылар. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Инде бүген Рафаэль абый белән Наилә апаның мәхәббәт җимешләре булган балалар үсеп җитеп, оныкларын һәм оныкчыкларын сөю, аларның унышларына куану бәхетенә ирешеп яшәүләренә сөенәбез.

Зөһрә Әхмәтханова,
ЗАГС бүлеге мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250