Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның күп балалы гаиләдәге укучылар мәктәптә бушлай ашармы

Бөтенроссия халык фронты активистлары Балык Бистәсендә күпбалалы гаиләдәгеләргә мәктәптә бушлай ашау хокукын алырга ярдәм иткәннәр.

Район бюджетынта бу максатларда акча бүленмәгән булган. Нәтиҗәдә, бөтенроссия халык фронты вәкилләренә Балык Бистәсе районы башлыгы мондый гаиләдә тәрбияләнүчеләр октябрьдән мәктәпләрдә бушлай ашый башлаячаклар, дип ышандырган.

Татарстан мәктәпләрендә укучыларны бушлай ашату тәртипләре аерыла. Хәтта дүрт баласы булганнарны гына күпбалалы гаиләләргә кертә торган районнар да бар. Бөтенроссия халык фронты вәкилләре закон нигезендә халыкны борчыган сорауларны чишәргә ярдәм итә.

Әлеге хәбәрдән соң озак еллар күңелдә сакланып калган, бер өлкән яшьтәге абзый әйткән сүзләр искә төште. "Мәктәптә балалар акча түләп ашый, ә төрмәдәге җинаятьчеләрне дәүләт ашата", дигән иде ул...
Фото: http://vk.com/id69803843?z=photo-55074079_380061797%2Fwall69803843_5074

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250