Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачны таныткан якташлар

Өлкәннәр көне якынлашканда, заманында хезмәтләре белән район, республика күләмендә макталган, районыбызны таныткан, легендага тиң якташларыбызны барларга булдык.

Үткәндәге матур эшләрен дә искә алырга, бүген ни хәлләрдә яшәүләрен, кыскасы, хәл-әхвәлләрен дә белешергә уйладык. Ул елларның иң зур бүләге - Ленин орденлы сыер савучыларыбыз да, Дан орденының икешәр дәрәҗәсенә лаек булучылар да, берничә бүләк иясе булучылар, мактаулы исемнәр йөртүчеләребез дә күп булып чыкты. Кызганычка, инде арабыздан киткәннәре дә байтак икән...
Нурания ИСМӘГЫЙЛЕВА - үткән гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында районда иң данлыклы сыер савучыларның берсе. Районда һәм республикада беренчеләрдән булып һәр сыердан 5000 килограмм сөт савып, Балтачны, үзе эшләгән "Алга" хуҗалыгын ил-көнгә таныткан шәхес. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, "Хезмәттәге батырлык өчен" медале, ВДНХның бронза медале иясе. Бүгенге көндә Шубанда яши. Кызганычка, соңгы вакытта Нурания апаның сәламәтлеге шактый какшаган, шуңа да килене Лилия белән сөйләштек.
- Киләсе елга 2 февральдә 80 яше тулса да, әни әле быелга кадәр диярлек сау-сәламәт йөрде, өйдәге бөтен эшне карап торды. Эштән курыкмады. Балалар үстергәндә бик рәхәт булды, без тыныч күңел белән йөрдек. Әти-әни белән унтугыз ел бергә яшибез, килешеп, аңлашып яшәдек. Быел икесе дә авыргач, эштән туктадым, - ди ул.

Җәмилә СИБӘГАТУЛЛИНА (рәсемдә) - кырык елдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган, мәңге яшь күңелле калган, ничә буын райондашлар хәтерендә пионервожатый булып сакланучы, бүген дә актив тормыш алып баручы ветераныбыз. "РСФСРның халык мәгарифе отличнигы", Муса Җәлил премиясе лауреаты, "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре".
- Үткәнемә дә, бүгенгемә дә мең шөкер, улым, киленем, оныгым белән гөр килеп яшибез. Оныттылар дип тә әйтә алмыйм, бүген дә әле мәктәпкә, әле китапханәләргә, әле клубка чакыралар. Үзем дә берсеннән дә калмаска тырышам. Әле юбилейлар алып барырга да чакыралар. Безнең колхоз ул елларда да бик данлыклы иде бит, социализм чорының бер хикмәте - ул чакта гади хезмәт кешеләренә орден-медальләр, мактаулы исемнәр бик күп бирелә иде. Легендага тиң кешеләр бездә бик күп димәкче булам. Инде вафат булганнары да күп. Исәннәренең хәтеремә килгәннәрен генә әйтим әле, бу исемнәрне ишетүгә, урта буын газета укучылар аларны искә төшерер. Данлыклы ферма мөдире Гарифҗан Хәкимов, лаборант Мәгъфүр Зарипов, сыер савучылар Гөлирә Габдрахманова, Нурания Габделхакова, Диләфрүз Гарифуллина, Венера Габдрахманова, Тәскирә Каюмова, Фәния Сабирова, агроном Равил Әшрәпов, тракторчы Халит Шиһапов, шоферлар Борис-Денис Ивановлар, комбайнчы Габдулла Салихов, ясалма орлыкландыру технигы Казыйхан Мөбарәкшин... - саный китсәң, бик күп алар. Араларында берничә хөкүмәт бүләгенә лаек булучылар да бар. Шөкер, барысы да бик матур итеп, гаиләләрендә кадерле, кирәкле кешеләр булып, бәхетле картлык кичерәләр.
Гөлфәния БАҺАВЕТДИНОВА - "Яңа тормыш" хуҗалыгыннан, район сыер саву операторлары конкурсларында берничә тапкыр җиңүче, атказанган терлекче. Тормыш иптәше Равил абый шулай ук атказанган терлекче, 37 ел стажлы данлыклы ясалма орлыкландыру технигы.
- Ул елларда бик мактаулы Гөлфирә Зыятдинова, Дания Гайсина, Гөлфирә Шәфигуллиналар белән бер чорда эшләдем. Хезмәтебезне күрә дә, бәяли дә белделәр. Ел саен конкурсларда катнаштым, җиңгән чаклар да булды, икенче урыннарда калганы да... Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Бүген зур гаилә булып, балалар, оныклар белән яшибез. Ялгыз булмагач, идарәгә гозер-йомыш белән барганыбыз юк, әмма, сорамасак та, ел саен печәнен-саламын, ашлыгын бирәләр.
Альмира МИФТАХОВА - терлек симертүгә махсуслашкан "Балтач"- "Бөрбаш" совхозының иң алдынгы терлек караучысы. Үткән гасырның сиксәненче елларында рәсеме, исеме газетабыз битләрендә кабат-кабат дөнья күргән ветеран.
-1965 елдан лаеклы ялга чыкканчы терлекчелектә эшләдем, беренче-икенче дәрәҗә Дан орденнары белән, ВДНХның броза медале, бик күп грамоталар, "Коммунистик хезмәт ударнигы" исемнәре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләндем. Хезмәтемне бик югары бәяләделәр. Ирем Гайфетдин 45 ел тракторда эшләде. Алты бала үстердек, алтысы да гаиләле. Бергә җыйналсак, утызлап булабыз. Балалар, оныклар белән бергә яшибез. Гомер-гомергә мал-туарны күп асрадык, әле дә шулай. Без тормыштан бик канәгать.
Рашидә СӘЛӘХЕТДИНОВА - Гыйльметдинова - Чапаев исемендәге хуҗалык сыер савучысы. "Почет билгесе" ордены кавалеры, СССР Югары Советының унынчы чакырылыш депутаты. Бүген дә туган авылы Борнакта яши.
- Сигезенче классны тәмамлагач та фермада эшли башладым, кичке мәктәптә укып, урта белем алдым. Унҗиде ел эшләдем, калган елларны профсоюз председателе булдым. Борнакның бик мактаулы еллары иде ул. Ленин орденлы ферма мөдиребез Гөлсирә апа Галиәхмәтова, данлыклы бәрәңге игү звеносы җитәкчесе Наил абый Нәҗипов, шулай ук хөкүмәт бүләкләренә лаек булган тракторчылар Наил абый Нәкыйпов, Габдулла абый Гарифҗанов, кулалмашым Дания Габдрахманова... - әле болар исемә төшкәннәре генә. Шөкер, барысы да исән-саулар, барыбыз да бер көйгә яшәп ятабыз.
Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250