Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачның “Волонтер” активистлары остазлары белән мәрхәмәтлелек кыла

"Балалар көтә" акциясе кысаларында "Наз" үзәге социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, мәктәптән тыш эшләр үзәге педагогы Алия Кәримова һәм "Волонтер" үзәге активистлары 3нче дәрәҗәдә мөмкинлеге чикле булган инвалид бала янына берып кайттылар.

Алар балага шәхси эшмәкәр Ризәлә Зиннәтовна исеменнән медик пеленкалар, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләреннән күчтәнәчләр тапшырдылар.Активистлар үз куллары белән ясаган чәчәкләр композициясен баланың әбисенә бүләк иттеләр.
Әлеге гаилә әгъзалары хәл белергә килгәннәре, мондый акцияләрне уздырулары өчен һәрбер кешегә олы рәхмәтен җиткерде, дип хәбәр итәләр "Наз"дан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250