Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 1 апрельдән 15 майга кадәр “ЭкоЯз“ конкурсы игълан ителә

Республика күләмендә, шул исәптән Балтач районы җирлегендә дә 1 апрельдән 31 майга кадәр районда территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык, ә 1 апрельдән 15 майга чаклы “ЭкоЯз“ конкурсы игълан ителә.

Әлеге конкурс ел да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килә. «Экобакча», «Экомәктәп», «Экогаилә», «Экооешма», «ЭкоВУЗ», «Экоҗәмгыять» номинацияләре буенча җиңүчеләрне ачыклый. Дипломнар һәм кыйммәтле истәлек бүләкләре бирелә.

Катнашучыларга конкурс кысаларында түбәндәге чараларны үткәрергә тәкъдим ителә: территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту; флэшмоблар; кече архитектура формалары төзү; агачлар утырту; сыерчык оялары ясау; экологик дәресләр үткәрү; каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю; макулатура җыю; экологик акцияләр һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән бүтән мероприятиеләр үткәрү.

Заявкалар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: мероприятиеләрне үткәрүнең актуальлеге (яңалык, максатларга һәм бурычларга туры килү, нәтиҗә, зурлык);катнашучылар саны, активлыгы, инициативалылыгы; җәмәгатьчелекне җәлеп итү.

Хәтта узган елгы конкурста «Экогаилә» номинациясендә җиңү яулаган Биектау районыннан Рәмзия һәм Айдар Камаловлар гаиләсе Кырымга юллама белән бүләкләнгәннәр иде. Алар бу саллы бүләккә Казансу елгасында боз киткәч, кабартылган көймәгә утырып су өстендәге плас­тик шешәләрне, чүпләрне җыюлары өчен ирешкәннәр.

Безнең районыбыз да бу конкурста ел да катнашып килә. Район этабында “Экобакча” номинациясендә Балтачның 3нче номерлы балалар бакчасы беренчелекне яулаган иде. Икенчедә – Салавыч, өченче урынны Балтачның 2нче номерлы бакчасы һәм Ор башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексы бүлеште.

Ә “Экомәктәп” номинациясендә беренчелек – Норма мәктәбендә, икенчедә – Кече Лызи, өченчедә Кенә белән Шубан мәктәпләре табылды.

Беренче урынга лаек булучы коллективларга Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дипломнары һәм бүләзкләре тапшырылды.

“Экооешма” номинациясендә ике ел рәттән Кариле авылында урнашкан " ZoorZoom" студиясе егетләре үзләре төшергән видеоролик белән катнашып, саллы бүләкләргә ия булдылар. 2016 елда Норма авылы егет-кызлары белән бергәлектә төшерелгән видео белән катнашып, заманча кәрәзле телефон белән бүләкләнгән булсалар, былтыр аларга “Балтачымда боз эри” музыкаль видеоролик өчен планшет бирелде!

Арабызда мондый кешеләр күбрәк булсын иде ул! Районыбыз территориясенең чисталыгы һәм төзеклеге бары тик үзебездән торганын һәркем аңлап кабул итсен иде. Карлар эреп, табигать яшелләнү белән күпмилләтле Балтачыбызда, авыл җирлекләрендә бер-бер артлы милли бәйрәмнәр башланып китә. Быел безнең районыбызда зур масштаблы берничә республикакүләм мәдәни чаралар оештырылу да көтелә. Авылларда Сабантуйлары тәмамланганнан соң удмурт халкының “Гырон-быдтон” милли бәйрәме, Бөрбаш авылында Бөтендөнья мөселман балалар Сабан туе, Бөтендөнья татар яшьләре форумына әзерлек эшләре. Әлеге чаралар районыбызның йөзен характерлый. Шуңа күрә районда чисталык, төзеклек мәсьәләсе һәм алга куйган максатларны тиешле югарылыкта башкарып чыгу – беренче урында булачак!

Хөрмәтле райондашлар,Сезнең һәркайсыгыздан чисталык мәсьәләсенә битараф булмыйча, актив рәвештә үрнәк күрсәтүегезне, экологик акцияләрдә, өмәләрдә намус белән катнашуыгызны һәм булдырган чисталыкны, гүзәллекне саклавыгызны сорыйбыз!

#Экояз2018 #Эковесна2018 конкурсында актив катнашырсыз дип ышанабыз! Чисталык икеайлыгында кабынган активлык дәвамлы булсын дигән теләктә калабыз.

#ЭКОВЕСНА #ЭКОЯЗ конкурсында катнашучы райондашларыбыз игътибарына!!! Белешмәләр өчен телефон: 8(84368) 2-57-75. фото һәм хәбәрләрегезне район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссия секретаре Каюмов Азат Харисовичка e-mail: Baltasi.Admkomissiya@tatar.ru адресына җибәрә аласыз.

 

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЭкоЯз