Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 1 май эстафетасы иң-иң җитезләрне ачыклады

Елның-елында Бөек Җиңү көненә багышлап үткәрелә торган йогерешчеләр эстафетасы үзенә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып тора: командаларның күплеге, эстафетаның нәкъ Балтач бистәсенең уртасында үткәрелүе, тамашачыга карарга уңайлыгы һәм башкалар...

Быел да бу ярышлар күтәренке рухта, кискен төстә үтте. Нәтиҗәдә, укучылар арасында 1нче урынна Балтач гимназиясе командасы, икенче урында Балтач урта мәктәбе, 3нче урында Куныр урта мәктәбе командасы җиңүче булды. Хезмәт коллективлары арасында көрәш аеруча кискен булды. Җиңүче - Балтач гимназиясе, 2нче урында Балтач урта мәктәбе, 3нче урында Балтач бистәсе башкарма комитеты командасы. Командаларга призларны елдагыча мул итеп, Ильясов Рашит җитәкләгән МДСУ-1 оешмасы алып биргән. Тамашачыларга һәм ярышта катнашучыларга мәдәният үзәге артистлары матур жырларын башкарып, үзенчәлекле бүләк ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250