Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 11нче тапкыр “Чын күңелдән” дип исемләнгән хәйрия акциясе үтте

Елның-елында шәхси эшмәкәрләр Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе районның мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Чын күңелдән" дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрә. Быел әлеге чара 11нче тапкыр үтте.

Тәм-томнар тулы өстәлләрдә кайнар чәй эчеп алганнан соң, әкият герйлары балалар өчен күңелле уеннар үткәрде. Теләге булганнар үзен кул эшендә сынады, кайберүләр волонтер апаларыннан битләренә төрле бизәкләр ясатты. Үзара ярыштылар, рәхәтләнеп биеделәр балалар. Дулкынланып көтеп ала торган лотерея уеннары да сюрпизларга бик бай булды. Кемдер игелекле Закировлар гаиләсе кулыннан планшет, икенчеләр бассейн, өченчеләр йомшак уенчык алды. Балалар сәнгать мәктәбе һәм бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы нәниләре бәйрәмне җыр-моңга күмде. Чара ахырында һәр балага Закировлар гаиләсе исеменнән тутырылган күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250