Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 12 августта хәрби һава көчләре көне билгеләп үтелә

Соңгы көннәрдә Балтач бистәсендәге Ватан сакчылары һәйкәленнән халык өзелми.

Күптән түгел генә биредә күләмле генә төзелеш эшләре барды. Ватан сакчылары һәйкәле територриясе киңәйтелеп, үзе бер паркка әверелде. Әлеге яңалыкны күрергә райондашларыбыз да кызыксынып килә һәм олы юл аша үтүче башка төбәк вәкилләре дә биредә туктап ял да итеп китә.
Шушы көннәрдә биедә бер-бер артлы истәлекле көннәр, хәрби бәйрәмнәр уңаеннан митинглар оештырылды. Россия Хәрби-диңгез флоты һәм Десантчылар көннәре уңаеннан бәйрәм чаралары үтте.
Чираттагысы 12 август - хәрби һава көчләре көне уңаеннан очрашу.
Районыбызның барлык хәрби һава көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләрен 12 август - шимбә көнне, сәгать 10.00да Ватан сакчылары һәйкәленә бәйрәм уңаеннан үткәреләчәк тантаналы чарага чакырып калабыз. Быел хәрби һава көчләре хезмәтенең 105 еллыгы билгеләп үтелә.
Рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250