Балтачта 2022 елның беренче сабые аваз салды
Бәхетле әти-әнине әлеге истәлекле вакыйга белән ихластан котлыйбыз
Бүген 4:30 минутта район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Юлбарыс елының тәүге сабые аваз салды. Кили авылыннан Руфинә һәм Рәмзил Сөнгатуллиннар беренче тапкыр әти-әни булдылар. Аларның 2950 грамм авырлыктагы уллары туды. Әни дә, бала да үзләрен яхшы хис итәләр. Бәхетле әти-әнине ихлас күңелдән әлеге истәлекле вакыйга белән котлыйбыз. Уллары сәламәт, бәхетле, озын гомерле булсын, әти-әнисенең пар канаты астында үссен???
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев