Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтләделәр (+фото)

Районыбызда күркәм тантана, 50-55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны район җитәкчелеге югарылыгында хөрмәтлиләр.

Бүген алар янәдән никах таныклыгына куллар куялар. Алар сокланып туймаслык парлар - эштә дә, тормышта да үрнәк шәхесләр! Һәм менә бүген кадерле юбилярларыбыз 50-55 ел бергә тигез гомер итеп, никахларының олы туйларын билгеләп үтә. Шушы еллар эчендә тормыш тудырган шактый гына борчу-мәшәкатьләр аркасында йөрәкләренең әрнеп авырткан чакларында да бирешмәгаәннәр, алга атлаганнар. Смәелдән Әлфия һәм Альфред Гыйматдиновлар, Нормадан Гөлсура һәм Миннехәй Сабировлар, Нормадан Рузалина-Вәзыйх Гарифуллиннар, Бөрбаштан Дания һәм Нәҗип Зариповлар, Нөнәгәрдән Мәсхүдә һәм Васил Шәйхиевлар, Югары Субаштан см Гөлжәһирә һәм Тәлгать Һадиевлар, Кече Лызидан Галина һәм Никодим Миронов, Карадуганга Сәвия һәм Вәгыйз Нәбиевлар, Салавычтан Гашура һәм Ильяс Әхмәтҗановлар, Чепьядан Надежда һәм ит Геннадий Филипповлар бәйрәм бизәгенә әверелде. Юбилярларны район ветераннар советы рәисе Рифат Абдуллин, район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова котлады, соклануларын белдерде. Ә район баш лыгы Рамил Нотфуллин һәрберсенә җылы сүзләрен ирештереп, бүләкләр тапшырды. ЗАГС бүлеге игълан иткән, "Безнең гаилә гербы" дигән бәйгедә җинүчеларне дә котладылар. Ахырдан парлылар шарлар очырды, бәйрәм бик күңелле узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X