Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтач бистәсендә 8 фатирлы йорт, Кариле авылында спортзал ачылды (+фоторепортаж)

Бүген районыбыз шатлыклы вакыйгалар хозурында яши.

Бүген районыбыз шатлыклы вакыйгалар хозурында яши. Балтачыбызга килгән олы кунаклар – РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев районыбыз башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин белән берлектә бәйрәм сәламнәре өләшә. Олуг хөрмәт йөзеннән, Яңа ел бәйрәме уңаеннан котлаулар ирештерү иң элек Бөек Ватан сугышы ветараннарыннан башланды. Мөхтәрәм кунаклар Түбән Кенә авылында гомер кичерүче Тәскирә Галимуллинаны, Таузар авылында яшәүче Мөдәрис Зәкиевны, Балтачта яшәүче Гыйльван Гыйльмуллинны, Мансур Хәсбиуллинны тәбрикләп, изге, җылы теләкләрен җиткерделәр. Аннан Балтач бистәсендә (Казан юлы өстендә) 8 фатирлы торак йорт ачылышында катнаштылар. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин йорт хуҗаларына ачкычлар тапшырды, исәнлек-саулык, сәламәтлек, игелекле йортларда бәхетле хуҗалар булып яшәүләрен теләде. Бәхет ачкычларына ия булучылар арасында физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр дә, яшьләр дә, күпбалалы гаиләләр дә бар.
 


Республикада эшләп килүче программаларда максатчан катнашу район халкын бәхетле итә, - диде Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында.- Районда шушындый фатирларга социаль ипотека буенча ирешеп була. Район халкы белсен, мөрәҗәгать итсен иде, яшь гаиләләр өчен менә дигән мөмкинлек бит.”


“Бу йорт беренчесе һәм соңгысы булмастыр,- диде Марат Мансурович та - Тора-бара шушындый йортлардан яңа урамнар, комплекслар барлыкка килер әле”. Бирсен, Аллам! Яшьләр өчен шартлар тудырылсын, яшьләр районда калсын, эш табу мөмкинлекләре дә артсын!Кызыл тасмаларны кисеп, фатир эчләренә үтеп, йортны бер кат күзләп, анда яшәячәк хуҗалар белән танышып, аралашып чыкканнан соң, мөхтәрәм кунаклар Кариле авылына “Кариле” исемен йөртүче Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спорт залын тантаналы төстә ачуга юнәлделәр. Зур, мәһабәт спорт залы үзенең ачылышына күп кенә кунаклар да җыйган, авыл халкы, биредә эшләүчеләр дә ачылышта күп күренде.
 

Җәй буе Балтачта объектлар ачтык, - ди Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Нугаев.- Ничә ФАП ачылышы булды, мәдәният йортлары, яшьләр үзәге, балалар бакчалары ремонтланды, юл да ачтык. Боларның барысы да Татарстан Перезиденты Рөстәм Нургалиев һәм дә сезнең район башлыгы Рамил Нотфуллинның, һәм әлбәттә, район халкының уртак тырышлыгы. Үзегез дә бик уңган бит сез!”

Марат Бариев илдәге пандемия аркасында үткән елның җиңелләрдән булмавына тукталды, әмма медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән чирне ничек тә җиңә-җиңә алга барабыз дип куандырды. Яңа ел алды тантаналары, яңа ел алды котлаулары әле моның белән генә төгәлләнми, дәвам итә. Алда янә ветераннарны, медицина хезмәткәрләрен котлаулар, ишегалды ачу тантанасы булачак.

 

Фото, видео: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елны каршылап Марат Бариев йорт кулланышка тапшырылды