Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта агачлар кими... юл куймаска иде

Без барыбыз да яшеллекне, тирә-якта агачлар үскәнен яратабыз. Тик менә Балтач урамнарында агачлар кими бара. Бигрәк тә үзәк урамында. Берәр эшмәкәр кибет кибет ачса. Шунда ук каршысында үсеп утырган агачларны юк итәргә тотына: агачны кисә, эттерә, юк итә.

Игътибар иткәнегез бармы, үзәк урамдагы агачларның көннән-көн кимүенә. Дөрес паркларда утырталар...

Балтачта агачларның исәбен алып баручы бармы? Экологлар ни карый? Агачларның исәбе алып барылса, аларны юк иткәнче һәр кеше уйланыр иде. Агач төбенә үк машинасын да куймас иде. Юлларны чистартучы тракторлар да агачларны кар белән өеп китәләр, шул рәвешле аларны җәрәхәтлиләр.

Агачлар кислород бүлеп чыгара, без сулый торган һаваны чистарта, сафландыра. Шуңа да саклыйк аларны, төзелеш алып барганда да саклап калыйк. Агачларны җәберләп, юкка чыгаручы закон нигезендә җавапка, штрафка тартылырга тиеш, минемчә.

М. Салихова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев