Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының милли-мәдәни чарасы узды

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың ел дәвамында Балтачка икенче тапкыр килүе инде бу.

Әлеге ханымның эшлекле сәфәре якын-тирә районнарда, күрше республикаларда оешкан хатын-кызлар җәмгыяте вәкилләрен дә җәлеп иткән. Әлеге милли-мәдәни чара Бөрбаш авылы җирлегендә үтте.
Бертөркем кунаклар иң элек Бөрбаш урта мәктбендә ачык дәресләр карадылар, "Милли бизәкләр" дигән күргәзмә белән таныштылар, ә аннары мәдәният йортында узган Балтач мәдәният үзәге хезмәткәрләре, район сәнгать мәктәбе һәм Бөрбаш мәктәбе укучылары катнашындагы "Милли рухлы гаилә учагының син асыл зат- гаилә тоткасы" дигән әдәби-музыкаль кичәне тамаша кылдылар.
Концерт номерлары Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Наилә Камалиева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов һәм "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова чыгышлары белән үрелеп барды.
Тагын шунысын игътибар үзәгеннән читкә җибәреп булмый, "Айлин" ательесы үзенең милли киемнәр коллекциясен тәкъдим итте. Бу чара татар хатын-кызының чын милли йөзен, гореф-гадәтләрне, әхлак тәрбиясен саклап калуда зур өлеш кертеп, татар гаиләсенең милләтнең бер кисәге буларак формалашуында мөһим роль уйный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250