Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта «Ак калфак»ның беренче пары гаилә корды

Никахлар күктә укыла дигән сүзләрнең асылына бүген тагын бер кат төшендем. «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының бүлекчәсе беренче җимешләре - Илдар һәм Әлфия бүген законлы рәвештә язылышып, гаиләле булдылар. Ә мәхәббәт тарихының башы болайрак башлана...

«Ак калфак» берләшмәсенең уңган хезмәткәрләре районыбызда буйдак егетләр, ялгыз кызлар санын барлаганнан соң, ә алар 30 яшьтән 50 яшькә кадәр 975 кеше, районыбызның демографик хәлен яхшырту максатыннан, егетләр һәм кызлар белән очрашулар оештыра башлыйлар.
Мондый очрашуның беренчесе узган елның март аенда булса, икенчесе ноябрьдә үткәрелә. Зөлфирә Камалова белән Гөлсинә Галиева әлеге очрашуларга ялгыз егетләрнең бик теләп килүләрен әйтәләр, хәтта кабат оештыруларын да сорап шалтыраталар икән. «Әбидән бәби тумый, бары тик яшь сәламәт гаиләләр генә илнең демографик хәлен үзгәртә ала. Нәрсә эшләп карыйк, дигән мөрәҗәгать белән чыккач, кайберәүләр димче, яучылар эшен башларга кирәк диде. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова белән бу яктан фикерләребез туры килде - «Таныштыру үзәге» булдырдык», ди Зөлфирә Камалова.
Гөлсинә Әнвәровна һәр атнаның җомгасында үзәк китапханәдә анкеталар кабул итү эше белән шөгыльләнә, бүгенгә барлыгы 102 анкета алынган. Райондашларыбызның анкеталарын Азнакайга да алып барган ул, кем белә, әллә берәрсенең бәхете чит райондадыр. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узарга кирәк, безнең районда кызларга караганда буйдак егетләр күбрәк булса, Азнакайда киресенчә икән.
Ә район күләмендә карасак, төп проблемалы зона булып Чепья тора. Берләшмәнең уңышларын чит районнар да күрә, эшләренең серләрен дә сорап шалтыратучылар бар икән, күптән түгел шундый сорау белән арчалылар чыккан. Анкеталарда тутырылган мәгълүмат буенча шуны әйтергә була, кызлар күбрәк егетнең я Балтач үзәгендә, я Казанда тору урыны булуын тели. Кызларга оялчанлык сыйфаты хас. Тормышларын ялгыз килеш бер ритмга салып барганлыктан, алар нинди дә булса үзгәрешләргә сагаеп карый. Ә егетләр исә ул яктан гадиерак дип әйтергә кирәк, аларга кызның әйбәт һәм гаилә корырлык булуы гына кирәк. Ир-егетләрнең кыюсыз булуларына да басым ясап әйтер идем. Кызларның әйдә дигәнен көтә торган заманага калмасак иде.

Норма авыл җирлегендәге «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Асия Шәрипова Хаҗиевлар гаиләсе тусынга бик күп көч куйган. Егет ягы турында да, кыз ягы турында да белештермичә генә мәгълүмат җыя башлый ул. Ләкин тормышның борылышлары без уйлаганча гына бармый шул, язмыш яшь йөрәкләрне үзе очраштырып куя.
Әлфия дә, Илдар да Тимирязев исемендәге хуҗалыкта эшлиләр. Кыз туган авылы Карилендә фермада оператор булып эшләсә, Илдар да туган нигезеннән ерак китмичә Нормабаш фермасында мал симертүдә хезмәт куя. Хуҗалык хезмәткәрләрен Казанга концертка алып бара, монда ике яшь йөрәк тә була. Егетнең чибәр кызга күзе төшсә дә, ул аны кияүдәдер дип уйлап сүз катмый, ә Әлфиянең сер бирәсе килми, шулай да егет турында таныш-белешләре аша сораша башлый.
Илдар да тик торучылар рәтеннән түгел, ул Әлфиянең кияүдә түгеллеген дә, йөрәге буш икәнен дә белеп ала. Икенче очрашулары да уйламаганда гына килеп чыга аларның. Хезмәттәшләренең юбилеенда тагын күрешеп куялар һәм шуннан соң очкын кабына. Әлбәттә бу вакытта Асия ханым да тик утырмый, үзе әйтмешли кызу урак өсте башлана ике авыл арасында. Моңа ноктаны Илдар куя, ул 10 декабрь көнне Әлфиясен эшеннән урлап кайта да, кич кызның кулын сорый төшәләр.
Кызның әти-әнисе бу хәбәрдән югалып калса да, газизләренең бәхетенә киртә булып төшмиләр, ризалыкларын биреп, олы тормыш юлына озаталар. Илдарның әнисе белән генә яшәп, аны бик хөрмәт итүен, күпләп сарык һәм сыер тотуына да карамастан, әнисен мал янына чыгармавын да исәпкә алалар. Егетнең кызларына тиң булып, үзләренә ярдәмләшеп яшәүләренә инаналар.
13 декабрьдә яшьләргә никах укытыла һәм менә бүген туйлары гөрләде. Аларны барлык туганнары , «Ак калфак»лылар, җитәкчеләр котлап, иң изге теләкләрен юлладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250