Балтачта алкогольне күпме кулланалар?
Этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.
2021 елның 1 ноябренә Балтач районында 21 оешманың 89 сәүдә объектында (2021 елның 1 ноябренә 94 сәүдә объекты булган) алкогольле продукцияне ваклап сату хокукына лицензиясе бар, ягъни ел дәвамында алкогольле продукция сату буенча сәүдә объектлары саны 5 берәмлеккә кимегән.
2021 елның 9 аенда 235 мең литр күләмендә алкогольле продукция ваклап сатылган, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 93% тәшкил иткән.
2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында сату нәтиҗәләре буенча районда яшәүче бер кеше тарафыннан алкогольле продукция куллануның уртача күләме 7,1 литр тәшкил итте, республика буенча әлеге күрсәткеч 10,2 литр тәшкил итә. Җан башына Пыжмара җирлегендә-1,72 литр, Соснада – 2,76 литр, Шубанда – 3,15 литр, Нөнәгәрдә – 3,36 литр, Кече Лызида 3,6 литр туры килә.
Әйтергә кирәк, Балтач районында читтән кертелә торган аракы сату күләмнәренең артуы күзәтелә. 2021 елның 9 аенда читтән кертелгән аракыны сату күләме 14 мең литр тәшкил итте.
2021 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлне бәяләү күрсәткечләре буенча Балтач районы рейтингта 38 урында, 2020 елның 9 ае йомгаклары буенча да 35 урында тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев