Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта арталармы, кимиләрме

Районыбызда 2017 елга кадәр уңай демографик ситуация күзәтелеп килде, ә киләчәктә балалар саны артырмы?!

Бүгенге көндә районның демографик хәленә күз салсак, 3 ай эчендә туучы балалар саны 77, бу узган 2016 елның 3 ае белән чагыштырганда 10 балага күбрәк. Беренче балаларын тудыручылар - 25, икенчеләрен - 21, өченче балаларын - 24 әни, дүртенчесен - 7 әни алып кайткан.
2015-2016 елларда туучы бала саны кимеде, чөнки бугенге көндә демографик хәл катлауланган чордагы балалар үсеп җитеп үзләре бала табу яшенә җиттеләр. Билгеле, гаиләдә 1-2 генә бала булып үскән балалар, үзләре дә ишле гаилә булып яшәргә теләмиләр. Киләчәктә бу хәл тагын да көчлерәк чагылыш табачак, чөнки 1998-1999 елларда балалар туу саны тагын да кимерәк булган.
Узган 2016 ел белән чагыштырганда 1 кварталга - 91, ә быел исә 89 кешенең үлүе теркәлде. Үлүчеләрнең 62 се 70 яшьтән югары булган кешеләр, 40 яшьтән 60 яшькә кадәр 7 ир-ат, 3 хатын-кыз үлгән. 1 яшькә кадәр - 2 баланың үлүе теркәлде. Закон нигезендә үлем очрагы 3 көн эчендә рәсмиләштерелергә тиеш. Үлем очрагы бу дәвердә теркәлмәсә, Пенсия фонды, социаль яклау үзәге һәм башка ведомстволарның эшчәнлегенә кыенлыклар тудыра һәм икътисад кагыйдәләрен бозуга китерә.
Агымдагы елда тиешле вакытыннан соң теркәлгән 2 очрак булды. Шуларның берсе Чепья авыл җирлегендә, икенчесе Балтачта: үлем актын рәсмиләштермичә, зиратка күмү очраклары теркәлде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250