Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта авыру балаларга карата таксистлар битараф

Казанда инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләрне бушка йөртә торган таксистлар барлыгын белгәч, әлеге хәлнең районыбызда ничек булуы белән кызыксынырга булдым.

Кызганычка каршы, районыбызда авыру балалар тәрбияләүче танышларым аз түгел, ләкин алар бөтенесе бер авыздан: «Бушка йөртүчеләр юк инде, әле артыграк итеп сорап та алырга мөмкиннәр», дигән сүзләр җиткерәләр.
Шаккатмалы хәл, районыбыздагы таксистлар арасында шундый балаларга карата мәрхәмәтлелек күрсәтүчеләр юкмы икәнни? Дөрес, минем белән килешергә теләмичә, безнең дә гаиләләребез бар, безгә дә акча кирәк бит диючеләр табылыр. Тик бит көндәлек андый бала да хастаханәгә йөрми, ул берничә айга бер булырга мөмкин.
Гомумән, районыбыздагы таксистлар хакында гади халыктан да зарлар күп ишетәбез, янәсе кызу йөриләр, әкрен барырга кушсаң «өеп» куялар, дип. Акчаңны түләгәч алар синең көйгә биергә тиеш булса да, ошамаса төш тә җәяү бар диючеләре дә юк түгел шул. Дөрес, араларында бик хөрмәт белән караучылары, якын арага гына барганда хәтта 60-70 сум урынына 40-50 сум гына алучылар да бар. Тик алар бармак белән генә санарлык шул …
Фото: don

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250