Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта Бакча дигән авыл бар?...

Чулпанның зираты гына бар, ә Бакчаның...

Элек Субаш җирлегендә Бакча һәм Чулпан дигән авыллар булган. Хәзерге вакытта Чулпанның зираты гына бар, ә Бакчаның зираты белән бергә авылның нигезе дә саклана әле. Ләкин Бакча зиратының коймасы күптәннән булмаган, агачлары череп, җимерелгән. Узган ялда Субашлылар шул Бакча зиратын сетка белән әйләндереп алганнар, күмәкләшеп өмә  оештырганнар.

Авыл 1978-80 елларда таркала. Халкы төрле авылларга тарала, еракларга китүчеләре дә бар. Әмма бакчалыларның бер өлеше Субашта яшәп калган. 

Әлеге эшне авылның өлкәннәре Тәлгать Габделхәев белән Борис Вафин башлап йөргән. 

“Сосна Пүчинкәсе зиратына яңа койма корылды. Үзара салым акчасына. Иске коймасын сүтеп, бакчаныкына алып мендек менә, – ди Субаш авыл җирлеге башлыгы Рәнис Вафин. – Өмәдә катнашкан һәркемгә дә хөрмәтемне белдерәм, бик актив булдылар, чын күңелдән булыштылар. Исән-сау яшәсеннәр”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл кешесе