Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта балачак бәйрәме үтте

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Балтачның үзәк ял паркында бәйрәм чарасы үтте.

Көне дә бик матур булды: кояш та нурларын мулдан сипте, җиле дә вакытында исте. Бакча балалары, тәрбиячеләр, мәктәп укучылары, әти-әниләр, әби-бабайлар тизрәк чара үтәсе мәйданга ашыкты. Иң элек балаларны район башкарма комитеты урынбасары Илһам Гайнетдинов котлады.

- Кадерле балалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм! Сезгә кояшлы якты көннәр, оптимизм, күңелле яллар телим! - диде ул бәйрәм белән тәбрик итеп.

Бәйрәм булгач, уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды, уеннарда катнашып, аннан алган бүләккә шатланды. Җыр-моң яратучылар исә бәйрәм сәхнәсенә менеп, шигырь сөйләде, моңлы җырлар сузды.

- Бәйрәм бик күркәм итеп оештырылган, балалар рәхәтләнеп күңел ача. Җитәкчеләргә олы рәхмәт, - диде бәйрәмгә оныклары белән килгән Зөлфирә Камалова.

Җәйнең беренче көне тарих битләренә кабатланмас мизгелләре, истәлекле минутлары белән язылды. Илләр имин, еллар тыныч булып, балаларның бүгенгедәй шат авазы һәрчак яңгырап торсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250