Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балтачта балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы гөрләде

Бүген мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкта, балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм оештырылды.

Бистәбезнең балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр берсен-берсе уздырып җырладылар, биеделәр, гомумән бәйрәм иттеләр. Аларга өлкәнрәк балалар да кушылды искиткеч самими матур концерт килеп чыкты.
Без дә читтә калмадык. Май аенда сайтыбыз битләрендә барган «Шаккатырды бу сабый» фоторәсемнәр бәйгесенә нәтиҗә ясадык, җиңүчеләрне бүләкләдек. Бәйгенең иганәчесе - «Бәхет» кибетләр челтәре хуҗасы җиңүчеләргә саллы бүләкләр әзерләгән иде. Изге эешләре өчен Рәсимә Кәдим кызына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Бәйрәмне оештыруда район башкарма комитетының мәдәният, спорт һәм яшьләр бүлекләренең, халыкны социаль яклау бүлегенең зур тырышлыгын бәяләп үтәргә кирәк.
Афәрин кызлар егетләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250